Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Һәлакәт төзәтмәләр кертә

Район үзәге һәм районның тереклек эшчәнлегенә узган сишәмбедә ике дәрәҗәле депутатларның соңгы сессияләрендә анализ ясалды.

Депутатлар һәм чакырылган кунаклар авиаһәлакәттә һәлак булганнар истәлегенә бер минут тын тордылар. Федераль һәм респуб-лика программаларын тормышка ашыруда район тормышында казанышлар булуга да карамастан, утырышлар барышында күңел төшенкелеге сизелде.

Район башлыгы, Совет рәисе Владимир Козонков соңгы көн-нәрдә республика һәм районда килеп чыккан хәлләр турында борчылып сөйләде. Экстремистлык юнәлешендәге, шул исәптән Биләрнең Изгеләр чишмәсендәге күңелсез хәлләрнең саны артты. Барлык фактлар буенча да җинаять эшләре кузгатылды, бу актларны оештыручылар һәм башкаручылар җәзасыз калмаслар дип ышанасы килә.

Депутатлар муниципалитет социаль-икътисадый үсешенең якынча йомгакларын, бюджетка бәйле мәсьәләләрне карадылар. Халыкны аеруча да борчыган темалар- авылда урам челтәрләре, мәктәпләрне оптимальләштерү, урамнарны яшелләндерү һәм күп кенә башка мәсьәләләр тикшерелде. Әмма тыныч процессларны планлаштыру өчен аларны тормышка ашыруга шартлар булдыру зарур. Нәкъ менә шуңа күрә дә район Советы утырышыннан соң террорга каршы комиссия консилиумы үткәрелде, анда район полициясе начальнигы В.Турушкин һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Р. Кәбиров тыңланды. Халыкны террордан саклау торышы, Турушкин сүзләренә караганда, көч структураларының көчәйтелгән эше, юлларда, промышленность һәм дини объектларга якын урыннарда кизү торуны арттыру белән җайга салына. Муниципалитетлар территорияләрендә ят, читтән килгән кешеләр булуы хакында хәбәр итү системасы урыннарда эшләнгән. Халык арасында профилактика, аңлату эше көчәйтелгән. Бөтен халык уяу булганда гына террорчылык күренешләрен юкка чыгарырга була. Мәгариф учреж-дениеләрендә, Кәбиров сүзләренә караганда, тиешле эш үткәрелгән.

- Алга карап эшләргә кирәк,-диде комиссия утырышы тәмамлан-ганда район башлыгы.

Район Советы утырышыннан соң залга Җәмәгать советы әгъза-лары керде. Шул ук көнне ике мәсьәлә буенча тыңлаулар үтте. Биләрдәге Хуҗалар тавы яңадан торгызылу белән бәйләнгән "Чишмәле җән-нәт" район бәйрәмен үткәрү сроклары һәм шартлары, һәм Арбузов җир асты газ саклагычын төзү турында фикер алышынды. Аның турында тыңлауларда катнашучыларга җентекләбрәк Түбән Новгород һәм Воронеж белгечләре сөйләде. Бу турыда тулырак газетабызның алдагы саннарында сөйләрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев