Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Лидерлыкны бирмәскә

Район бердәмроссиялеләре үзләренең 21нче конференцияләрен үткәрделәр, анда хисап чорындагы эш йомгаклары турында фикер алыштылар һәм киләсе елга өстенлекле мәсьәләләрне билгеләделәр. Эш көне тәртибендә беренче булып торучы сайлауга кадәрге мәсьәләдән тыш, конфе-ренциянең илле делегатына хакимияттә югарырак дәрәҗәләрдә торучы партия лидерларын тыңларга кирәк иде. Җирле бүлекчәләр сәяси Советының сафларын яңарту турында язылган...

Съездда социаль өлкә, мәгариф һәм күп кенә башка проблемалар җитди тикшерелде. Хөкүмәт кабул итә торган күп кенә эш юнәлешләре партия проектлары белән туры килә. Теләсә кайсы партия, Валентина Николаевнаның фикеренчә, хакимияткә килгәч, административ ресурстан файдаланачак. Бу аңлашыла да.

Үз чыгышында партия-нең җирле бүлекчәсе секретаре Владимир Козонков хисап чорында эшләнгән эшнең төп мизгелләренә тукталды. Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә халык белән очрашулар күпме һәм ничек үткәрелүе, бер елда җирле бүлекчә санының күпмегә артуы турында сөйләде. Соңгы вакытта әлеге сафларга 33 кеше кергән. Республика үлчәмнәре буенча, бу аз түгел. Төзелгән партия фонды турында сүз алып барды. Аның акчасы кичектергесез мәсьәләләрне хәл итүгә - Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәтүгә, эзләү отрядларына акча бүлеп бирүгә, спорт ярышларына һәм күп кенә башкаларга файдаланыла. Владимир Константинович фикере буенча, кадрлар эшен активрак алып барырга, партия сафларына яшьләрне җәлеп итәргә кирәк, шуңа күрә алдагы сайлаулар җиңел генә булмаячак. Чөнки Россиядә илледән артык партия бар бит. Лидерлыкны саклап калу зарур.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин авыл кешеләренә якын темаларга - авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләренә, авыл тормышына кагылып үтте.

Авыл халкы нибары дүрттән бер өлеш кенә тәшкил иткән урбанизацияләнгән ил сөт җитештерүне күпкә киметте, чит илдән кергән продукциягә өстенлек бирде. "Моңа юл куярга ярамый", - дип саный Айрат Нәҗип улы. Ул алексеевскилыларга рәхмәт әйтте, республика ала торган өченче класслы ашлыкның һәр ун тоннасын Алексеевск районы тапшыра бит.

Конференциянең азагында өч депутат дәрәҗәсе арасында килешүгә кул куелды. Сәяси Совет секретаре, ул ук район башлыгы алексеевскилыларга Татарстан Президентының бүләкләрен тапшырды. "Фидакарь хезмәте өчен" медале - Илһамия Вәлиевага, "Җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале Энҗе Сөниевага тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев