Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Малайлар – кызлар: тигез!

Ел башыннан ЗАГС бүлегендә 278 яңа туган сабый теркәлгән. Малайлар һәм кызлар саны тигезләшкән: тегеләре дә, болары да 139ар.

Октябрьдә 25 бала дөньяга килгән: 10 малай һәм 15 кыз. Тугыз гаиләдә - беренче, 10 бала - икенче, 4 гаиләдә - өченче сабый, тагын ике гаиләдә дүртенче һәм аннан да күбрәк сабый дөньяга килгән. Әти-әниләр кызларына Амалия, Анастасия, Вероника, Виктория, Дарья, Евгения, Зәринә, Ләйсән, Лиана, Мария, Милана, София, Софья, Цветана; ә малайларына Арсений, Глеб, Данила, Данил, Денис, Илсур, Матвей, Максим һәм Тимур дигән исемнәр биргәннәр.

Көзнең икенче аенда районда 15 яңа пар барлыкка килгән, 7се аерылышкан.

Узган айда районда 30 кеше вафат булган: 11 ир-ат һәм 19 хатын-кыз, шуларның 8е һәм 4е, шул рәвешчә, хезмәткә сәләтле яшьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев