Минималь хезмәт хакы арта
Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2017 елның 1 июленнән гамәлдәге закон нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме 7800 сум итеп билгеләнде.
Бу ТР дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә кагыла. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муни- ципаль учреждениеләре хезмәткәрләренең мини- маль хезмәт хакы "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында" гы Федераль закон нигезендә билгеләнә һәм шушы елның 1 июленнән 8848 сум тәшкил итә.
Минималь хезмәт хакын түләү буенча дәүләт та- рафыннан билгеләнгән гарантияне тәэмин итмичә хезмәт турындагы законны бозган өчен эш белән тәэмин итүчеләр Россия Федерациясе администра- тив хокук тәртибен бозу турындагы Кодексның 5.27 нче маддәсе нигезендә административ җаваплы- лыкка тартыла
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев