Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары игътибарына!

«Татарстан Республикасы Алексеевск районы мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениесе ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартында кабул ителгән 208 нче номерлы «Яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турындагы 2020 елның 30 мартында карары нигезендә, 2020 елның 1 апреленнән районда Алексеевск штб., Калинин ур., 58А йорт адресы буенча урнашкан 3 нче “Әтәчкәй” балалар бакчасы базасында дежур төркем оештырылуы турында хәбәр итә.

Бу ата - аналары даими эшләүче: медицина һәм даруханәләр хезмәткәрләре; халыкны азык-төлек һәм беренче ихтыяҗ товарлар белән тәэмин итүче оешмалар; гадәттән тыш хәлләр шартларында һәм халыкның тормыш-көнкүрешен куркыныч астына куя торган башка очракларда кичектергесез эшләр башкаручы оешмалар; кичектергесез ремонт һәм төяү-бушату эшләрен башкаручы оешмаларда эшләүчеләрнең балалары. Балаларны дежур төркемгә кабул итү өчен эш бирүчедән ата-анасының эштә булуы турында белешмә кирәк.
Балагызны әлеге бакчага урнаштыру өчен үзегезнең бакча мөдирегезгә яки район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев