Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

“Намус белән яшәү абруйлы”

Бистәбезнең өченче мәктәбендә шундый исем астында коррупциягә каршы атналык булып үтте.

Атналык кысаларындагы чаралар балаларда тормышка намус белән карауны тәрбияләүгә, бүгенге көндә бик киң таралган коррупция кебек күренешне тискәре кабул итүгә юнәлдерелгән иде. 5-7 сыйныф укучылары әлеге намуссызлыкка үзләренең мөнәсәбәтләрен плакатларда рәсемнәр ясап аңлатканнар. 8 сыйныф укучысы Елена Москвичева һәм 6а сыйныф укучысы Георгий Курятников (җитәкчесе Ольга Боровикова) - "Нәрсә ул коррупция һәм аның белән ничек көрәшергә?" темасына иншалар конкурсында, 5б сыйныф укучысы Бехзод Сафдаров (җитәкчесе Ольга Курятникова) "Намус белән яшәргә кирәк" республика рәсем конкурсында катнаштылар. Югары сыйныф укучылары "түгәрәк өстәл" янында хәзер илдә коррупция чәчәк атамы һәм аның белән ничек көрәшергә кирәклеге турында фикер алыштылар, шулай ук әлеге тискәре социаль күренешне тамырдан бетерү мәсьәләсенә кагылып үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев