Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Нәрсә? Кайда? Кайчан?

Алда торган ял көннәрен һәм башланып киткән кышкы мәктәп каникулларын төрлеләндерергә һәм кызыклы итеп үткәрергә мөмкин. Балалар иҗаты үзәге, балалар-яшьләр спорт мәктәбе, үзәк балалар китапханәсе, өлкәннәр һәм балалар өчен күп кенә чаралар әзерләп, буш вакытны яхшы итеп оештырырга тырышты. Бүген, 30 декабрьдә, балалар иҗаты үзәгендә "Тылсымлы вернисаж" исемле күргәзмә залы...

Алда торган ял көннәрен һәм башланып киткән кышкы мәктәп каникулларын төрлеләндерергә һәм кызыклы итеп үткәрергә мөмкин. Балалар иҗаты үзәге, балалар-яшьләр спорт мәктәбе, үзәк балалар китапханәсе, өлкәннәр һәм балалар өчен күп кенә чаралар әзерләп, буш вакытны яхшы итеп оештырырга тырышты.
Бүген, 30 декабрьдә, балалар иҗаты үзәгендә "Тылсымлы вернисаж" исемле күргәзмә залы эшли. 3 гыйнварда сәгать 10да һәм 11дә "Спорт фейервергы" спорт-күңел ачу программасы һәм "Тылсымлы кыш" Яңа ел викторинасы булачак. 4 гыйнварда көндезге 2дә өлкәннәргә һәм балаларга "Корамадан әйберләр тегү", ә икенче көнне, 5 гыйнварда, сәгать 10да "Тандем" мастер-классларында катнашырга тәкъдим ителә. Шул ук көнне, 5 гыйнварда, көндезге 2дә "Раштуа чыршысы" булачак. "Яңа ел уеннары" спорт-сәламәтләндерү программасы балалар өчен 6 гыйнварда көндезге 12дә оештырыла.
Үзәк балалар китапханәсе "Чыршы янында кунакта" Яңа ел викторинасын әзерләде, ул 5 гыйнварда сәгать 12дә мультфильмнар күрсәтеп үтәчәк, ә 9 гыйнварда сәгать 12дә малайлар һәм кызлар Раштуа аулак өенә чакырылалар.
2 гыйнварда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр кышкы урманда чаңгыда йөри алачаклар, 5 гыйнварда 1нче спорт комплексында, Биләр һәм Түбән Тигәнәле спорт комплексларында укучылар арасында "Күңелле стартлар" булачак, 6 гыйнварда 1нче спорт комплексында спорт бәйгеләрен яратучылар 14-15 яшьлек үсмерләр арасында волейбол буенча ачык Яңа ел турнирын караячаклар.
3 гыйнварда авыр хәлдә яшәүче авыл җирлекләре һәм район үзәгеннән 22 бала бушлай юллама буенча "Урман әкияте" кышкы лагерена озатылачак.
Мәктәп каникулы көннәрендә район мәктәпләре Яңа ел чаралары, тамашалар һәм утренниклар, шулай ук спорт уеннары һәм ярышлар, саф һавада балалар уеннары үткәрәчәк, чаналарда һәм чаңгыларда йөрү, конкурслар, укучылар өчен интеллектуаль уеннар оештырылачак, һәртөрле түгәрәкләр эшләячәк.
Туган як музее 4, 6 һәм 8 гыйнварда иртәнге 9дан көндезге 3кә кадәр (төшке ашсыз) үз ишекләрен киң ачачак. Район кешеләре һәм кунаклары игътибарына "Музей яңалыклары" исеме астында яңа күргәзмә тәкъдим ителәчәк.
Балалар иҗат үзәгенең «Йолдызлы балачак» берләшмәсе тәрбияләнүчеләре (җит. Гүзәл Хөснетдинова) 2 гыйнварда ТНВ каналы буенча күрсәтеләчәк «Күчтәнәч» тапшыруында катнашачаклар, алар республика һәм район халкын бәйрәмнәр белән «Тизрәк кил, Яңа ел» җырында котлаячаклар. Клипның тулы версиясе шул ук программада Иске Яңа ел алдыннан күрсәтеләчәк, 31 декабрьдә бу җыр «Яңа гасыр» радиосының «Сөенче» тапшыруында яңгыраячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев