Заря
  • Рус Тат
  • Парламент дәресе призеры

    Бистәнең икенче мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Игорь Белозеров Россия һәм Татарстан символларына багышланган һәм Парламент дәресе - 2013 кысаларында укучылар арасында оештырылган иҗат эшләре республика конкурсында җиңүче булды.

    Конкурска йомгак ясау тантанасы республиканың Дәүләт Советында булып узды. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. "Журнэль" матбугат-үзәге члены "Иң яхшы агитацияләүче-аң- белем таратучы стена газетасы" номинациясендә призлы урынны яулаган безнең яшь якташыбыз III дәрәҗә Диплом, шулай ук кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: