Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Пенсия фонды гражданнарга мошенниклардан сак булырга чакыра

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге игътибар иткәнчә, өченче яшьтәге гражданнарны алдау очраклары ешайган

 Пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган хезмәтләр урынына кыйммәтле хезмәтләр тәкъдим итәләр.

Пенсионерларны, өстәмә акча түләп пенсияне яңадан исәпләү өчен гариза язарга тәкъдим итеп, юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар бутый.

Игътибар итегез, әлеге хезмәт пенсия фонды органнарында бушлай бирелә. Моннан тыш сез пенсия күләмен һәм башка түләүләрне Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинетында онлайн рәвештә тикшерә аласыз.

Шикле очракларда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев