Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Пенсия фонды хезмәткәрләре хисап җыелышында елга йомгак ясадылар.

Пенсия фонды. Ел йомгаклары

Алексеевск районы Пенсия идарәсе начальнигы Гөлкәй Хәйретдин кызы докладыннан күренгәнчә, Пенсия фонды идарәсе безнең районда 2019 ел башына 7721 пенсионерга хезмәт күрсәтә, бу алдагы ел белән чагыштырганда 74 кешегә күбрәк. Шуларның 1209ы эшләүче пенсионер. Иминият пенсияләрен 6984 кеше ала, шул исәптән: 6336 картлык буенча пенсия; 379 инвалидлык буенча; 269 СПК буенча ала. Дәүләт пенсия тәэмин итүе буенча пенсияләрне 741 кеше ала, шуларның 737се социаль пенсияләр. 21 кеше тупланма пенсия, 14 кеше ашыгыч (срочный) пенсия ала. Айлык акчалата түләүләрне 2400 граждан ала, шуларның 229ы – ветераннар. Пенсионерларның саны халыкның гомуми саныннан якынча 30% тәшкил итә.

Район буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 896 сумга артты һәм 2019 елның 1 гыйнварына 12622 сум тәшкил итә -7,6% үсеш. Социаль пенсияләрнең уртача күләме 122,65 сумга артты һәм 8174,65 сум тәшкил итә.

«Пенсияләрне һәм пособиеләрне вакытында түләү безнең өчен һәрвакыт беренче чираттагы бурыч булды, ул 2019 елда да шулай калачак», - дип белдерде Пенсия фонды башлыгы.

Ул пенсия яшен арттыру мәсьәләсен дә читләтеп уза алмады. Пенсия яшен әкренләп-әкренләп кенә үзгәртәчәкләр. 2019-2020 елларда пенсиягә чыгучылар өчен махсус ташлама каралган - ярты елга иртәрәк чыгу.

Пенсия фондының төп функцияләренең берсе - ана (гаилә) капиталы дәүләт программасын тормышка ашыру. Закон эшли башлаганнан бирле 1923 гаилә ана капиталына дәүләт сертификаты алды. 2018 елда - 99 гаилә. Ана капиталын тотуның иң популяр юнәлеше булып торак шартларын яхшырту кала. Районда барлыгы 604 млн. сумлык 1780 гаилә торак шартларын яхшырткан. Моннан тыш, 96 гаилә балаларны укыту өчен сертификат яки мәктәпкәчә учреждениеләрдә тоту өчен 2 млн. сум күләмендә акча тоткан. 2019 елда ана капиталы күләме 453,026 сум тәшкил итә.

Компьютер грамоталылыгы программасы эшли башлаганнан бирле 250дән артык кеше укытылган. Гөлкәй Әхмәтова билгеләп үткәнчә, “пенсионерлар берлеге” иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе Валентина Горелованың да өлеше зур.

Гөлкәй Хәйретдин кызы чыгышын рәхмәт сүзләре белән тәмамлады:

- Актив хезмәттәшлек өчен Пенсия фондының барлык партнерларына рәхмәт белдерәм. Идарә коллективына, нәтиҗәле хезмәтләре, кешеләр иминлеге өчен аерым рәхмәт белдерәм!

Аннан соң пенсионерлар берлеге рәисе Валентина Горелова, ЗАГС җитәкчесе Энҗе Сөниева, ветераннар советы рәисе Елена Макарихина һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин.

Җыелышка йомгак ясап, Казан Үзәк идарәсенең РФ Пенсия фондының ТР буенча ревизия ясау бүлеге бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Закиров агымдагы елда эшнең төп юнәлешләрен билгеләде һәм коллективка яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде:

- Сезнең идарә зур таләпләр һәм эшегез бик нык каты булуга карамастан, һәрвакыт тотрыклы эшләде. Югары һөнәри хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев