Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Премьер канәгать калды

Көзнең соңгы аеның өченче көнендә безнең районга республика хөкүмәте башлыгы И. Халиков килде. Визит барышында Премьер-министр күптән түгел булып үткән капиталь ремонттан соң икенче тормыш алган район үзәгенең икенче мәктәбен карады. Аннан, район башлыгы В. Козонковның озата баруында ул шулай ук сәнгать мәктәбендә, ЗАГС һәм күптән түгел булып үткән төпле...

Көзнең соңгы аеның өченче көнендә безнең районга республика хөкүмәте башлыгы И. Халиков килде.

Визит барышында Премьер-министр күптән түгел булып үткән капиталь ремонттан соң икенче тормыш алган район үзәгенең икенче мәктәбен карады. Аннан, район башлыгы В. Козонковның озата баруында ул шулай ук сәнгать мәктәбендә, ЗАГС һәм күптән түгел булып үткән төпле реконструкциядән соң ачылган "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә булды. Илдар Халиков балалар һәм укытучылар белән аралашты.
Соңыннан мәртәбәле кунак "Бердәм Россия" партиясенең район активы эшендә катнашты, җирле сәяси совет секретаре В. Козонков докладыннан соң үзе чыгыш ясады һәм зал белән аралашты. Халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Премьер күргәннәре һәм ишеткәннәреннән канәгать калды һәм сайлаучыларны декабрь башында булачак Россия Дәүләт Думасына сайлауларда активлык күрсәтергә чакырды. М. Шәймиевнең бистәнең 300 еллыгын бәйрәм иткәндә әйткән, алексеевскилыларның ышанычлылыгы һәм хезмәт сөючәнлеге турындагы сүзләрен тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев