Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Президент котлавын кабул итте

Узган шимбәдә Зур Тигәнәле авылында яшәүче 90 яшен тутырган Даһия апага Россия Федерациясе Президентыннан котлау открыткасы килде һәм муниципалитет башлыгы Владимир Козонковның котлаулары, шулай ук башка истәлекле бүләкләр тапшырылды. Даһия Нәби кызын шәхсән котларга һәм котлаулар тапшырырга социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, социаль яклау бүлеге начальнигы...

Узган шимбәдә Зур Тигәнәле авылында яшәүче 90 яшен тутырган Даһия апага Россия Федерациясе Президентыннан котлау открыткасы килде һәм муниципалитет башлыгы Владимир Козонковның котлаулары, шулай ук башка истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Даһия Нәби кызын шәхсән котларга һәм котлаулар тапшырырга социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хамзина, район ветераннар советы рәисе Шамил Мөлеков һәм җирле үзидарә башлыгы Рашат Зарипов килде. Хуҗабикә кунакларны үзенең күтәренке рухта һәм яхшы кәефтә булуы белән сөендереп, ачык йөз белән каршы алды. Дусларча әңгәмә барышында Даһия Нәбиевна үзенең тормыш юлы, язмышы һәм сугыш елларындагы хезмәте турында сөйләде.
Дәүләт органнары вәкилләре юбилярга бүләкләр тапшырдылар һәм алга таба да шулай көчле рухта булып туган көннәрен каршыларга теләделәр. Даһия Хафизова барлык хөрмәтле кунакларга котлаулары һәм бүләкләре өчен сөенечле күз яшьләрен яшермичә, зур рәхмәтләр әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев