Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Проектлар конкурсы. Нәтиҗәләр.

Алексеевск районында иң яхшы стеллаларның эскиз проекты конкурсына йомгак ясадылар, алар район үзәгендә автотранспорт боҗра хәрәкәте урыннарында куелырга мөмкин.

Элегрәк «Заря/Таң» газеталарында игълан ителгән конкурска кече Ватаныбызны символлаштыручы монументларның бик күп кызыклы вариантлары килде. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алексеевскилылар тәкъдим иткән күп кенә стеллаларда Алексеевск районының символы булган поши бар иде. Фонтаннар, чәчәк түтәлләре, аркалар - бик күп кызык идеяләр конкурста катнашучылар тарафыннан кәгазьдә сүрәтләнгән. Жюрига җиңелләрдән булмады. Нәтиҗәдә, инфраструктура үсеш бүлеге хезмәткәрләре, социаль өлкә вәкилләре, шулай ук район активы кергән конкурс комиссиясе әгъзалары берьюлы дүрт призерны сайлап алды. Алар - Закиров Наил, Борюшкина Валерия, Круглова Алена һәм Евгения Охонина! Конкурс призерлары фикере район үзәгендә стеллалар төзегәндә исәпкә алынуына шигебез юк.

Җиңүчеләрне «Заря/Таң» район газеталары редакциясендә бүләкләделәр. Аларга район башлыгы Сергей Демидов исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Шәмә мәктәбе укучысы Борюшкина Викторияне тантаналы төстә мәктәп линейкасында котладылар.

Без конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез һәм призерларны котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев