Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Пропискаңны алмаштырсаң, автомобилеңне яңадан теркә

Яшәү урыннарын (прописканы) алмаштырганда транспорт чаралары хуҗалары 10 тәүлек эчендә үзләренең транспорт чараларын теркәү мәгълүматларын үзгәртергә мәҗбүрләр.


Моның өчен автомобиль хуҗасына дәүләт автоинспекциясенең теркәү бүлегенә килеп, машина хуҗасы турында теркәү мәгълүматларының үзгәрүе турында гариза тутырырга һәм дәүләт пошлинасы түләргә кирәк. Яңадан теркәү барышында техник чаралар паспортына үзгәрешләр кертелә һәм автоны теркәү турында таныклык алмаштырыла. Өстәвенә Алексеевск ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Җаббаров хәбәр иткәнчә, әлеге процедураны вакытында үтү белән машина хуҗалары үзләре кызыксынырга тиешләр. Беренчедән, бу аларга салым органнарыннан белдерү кәгазен һәм автоматик режимда ачыкланган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен карарны вакытында алырга мөмкинлек бирәчәк. Икенчедән, зыянны түләүне сорап иминият компанияләренә мөрәҗәгать иткәндә аның хуҗасына иминият акчасын түләүне гарантияли.
Хуҗа турында теркәү мәгълүматлары туры килмәгән очракта административ хокук бозу хакында материал төзелә һәм 300 сумнан алып 800 сумга кадәр күләмдә штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев