Заря
  • Рус Тат
  • РАЙОН БАШЛЫГЫ КОТЛАДЫ

    Район башлыгы Владимир Козонков алексеевскилыларны якты Олы көн (Пасха) бәйрәме белән котлый:

    - Сезне Гайсә пәйгамбәребезнең терелеп торуы белән чын күңелдән котлыйм. Бу - төп правослау бәйрәмнәренең берсе, гаделлекнең тантана итү символы, яхшы көчләрнең явыз көчләрне җиңәчәгенә ышаныч билгесе.

    Без барыбыз да яхшы аңлыйбыз: кеше бер икмәк белән генә яшәми, икътисадый һәм социаль проблемаларны христиан һәм гомумкешелек кануннары: кеше үтермә, кеше әйберенә тимә, якын кешеңә начарлек теләмә кебек кануннар үтәлмәгән җәмгыятьтә уңышлы хәл итеп булмый. Нәкъ менә шуңа күрә барыбыз өчен дә рухи һәм әхлакый башлангычларны үстерү, гореф-гадәтләребезгә сакчыл карау, кешене кызгану, шәфкатьлелек күрсәтү бик мөһим.

    Шушы шатлыклы правослау бәйрәмендә чын күңелдән өйләрегездә һәм гаиләләрегездә һәрчак иң яхшыга ышану, тынычлык, иминлек, мәхәббәт һәм бәхет хөкем сөрүен телим. Һәр көнегез иҗади хезмәт һәм чын кыйммәтләр белән тулып торсын!

    Бәйрәм белән! Гайсә пәйгамбәребезнең терелеп торуы белән!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: