Заря
  • Рус Тат
  • Районда тракторларга еллык техник карау үткәрү сроклары билгеләнде һәм график төзелде

    Техник карау үткәрүнең графигы:

    15 майда Юеш Көрнәледә (сәгать 9да), Лебединода (10.00), Березовая Гривада (11.00) һәм Новоспасскида (12.00); 16 майда - Левашевода (9.00), Войкинода (10.00) һәм Базяковода (11.00); 17 майда - Ялкында (9.00), Караваевода (11.00), Гурьевкада (10.00); 18 майда Ромоданда (9.00), Савинск бистәсендә (10.00), Масловкада (11.00); 19 майда - Кыркүлдә (Сабакайка) (9.00), Коры Көрнәледә (10.00), Зур Тигәнәледә (11.00) һәм Әшнәктә (14.00); 20 майда - Урта Тигәнәледә (9.00), Түбән Тигәнәледә (10.00), Родникида (11.00), Тиган-Булакта (12.00); 22 майда - Сахаровкада (9.00), Речноеда (10.00), Кыр Шунталысында (11.00), Кызылъярда (13.00); 23 майда - Зур Полянкада (9.00), Кр. Баранда (10.00) һәм Александровкада (11.00); 24 майда - Биләрдә (9.00), Шәмәдә (11.00), Красная Горкада (13.00); 25 майда Урманасты Шунталысында (9.00), Ар.Баранда (14.00), Югары Тат. Майнада (15.00), Чув. Майнада (16.00); 26 майда Зирекледә (9.00), Уракчыда (10.00), Приозерноеда (11.00), Морасада (12.00); 27 майда Алексеевскида - сәгать 9да.

    Дәүләт техник каравын үткәрү өчен паспорт, үзйөрешле машина паспорты, теркәү турында таныклык, ОСАГО полисы, тракторчы-машинист таныклыгы, түләү турында квитанция, шулай ук ышаныч язуы кирәк. Техниканы карау җирле үзидарә Советлары биналары янында үтәчәк.

    Сораулар белән дәүләт техник күзәтчелегенә 2-32-74 телефоны буенча яки Совет мәйданы, 6 нчы йортка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: