Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

«Районның потенциалы бар»

Дүшәмбе көнне, 25 февральдә, район мәдәният йортында район Советының ХХIII утырышы булып узды, аның эшендә Татарстанның парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Хисап сессиясе башланыр алдыннан кунаклар район үзәгенең яңа көнбатыш микрорайонына бардылар, капиталь ремонттан соң үзгәреп киткән үзәк район хастаханәсе бинасын карадылар. Төзүчеләр сыйфатлы итеп башкарган эшләргә әйбәт бәя биргәннән...

Дүшәмбе көнне, 25 февральдә, район мәдәният йортында район Советының ХХIII утырышы булып узды, аның эшендә Татарстанның парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Хисап сессиясе башланыр алдыннан кунаклар район үзәгенең яңа көнбатыш микрорайонына бардылар, капиталь ремонттан соң үзгәреп киткән үзәк район хастаханәсе бинасын карадылар. Төзүчеләр сыйфатлы итеп башкарган эшләргә әйбәт бәя биргәннән соң Фәрит Хәйрулла улы персонал белән кыскача гына әңгәмә үткәрде. Күптән түгел туган як филиалы статусы бирелгән Хезмәт даны музее социаль объектларга баруның соңгы ноктасы булды. Биредә Дәүләт Советы Рәисе сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән аралашты, экспонатларны карады, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү объектын оештыручыларның инициативасын хуплады.
Айның төп чарасының эше район башлыгы Владимир Козонковның хисабыннан башланды. Доклад белән депутатлар да, алексеевскилылар да алданрак танышканлыктан (ул районның рәсми сайтында урнаштырылды һәм район газетасында басылып чыкты), башлык 2012 ел йомгаклары буенча эшнең аеруча әһәмиятле этапларын гына яктыртты.
Доклад турында фикер алышуда "Алга" колхозы рәисе Тәлгат Хамматов, Сахаровка авыл җирлеге башлыгы Людмила Шаброва һәм районның укытучылар корпусы вәкиле Лилия Яһудина чыгыш ясады. Чыгыш ясаучыларның һәркайсы үзенә аеруча якын темалар турында сөйләде.
Барлык күрсәткечләр буенча колхозның эше парламент башлыгын сокландырды. Шаброваның һәртөрле күрсәтмәләрне үтәргә акча юк, дигән сүзенә Фәрит Хәйрулла улы бу мәсьәләләрнең федераль дәрәҗәгә чыгарылуы белән аңлатты. Шулай ук муниципаль органнарга территорияләрдә тәртип урнаштыруда штраф салуларны кулланырга рөхсәт бирүче закон актлары кабул ителүе турында әйтте. Ф.Мөхәммәтшин Лилия Яһудинаның яңа микрорайонда балалар бакчасы төзү турында әйткән үтенечен дә игътибарга алды. Икенче йортларына үз чиратларын 300гә якын сабый көтә бит инде.
Утырыш эше тәмамланганда Фәрит Мөхәммәтшин кыскача гына депутатларга һәм чакырылган кунакларга республикадагы төп казанышлар турында сөйләде, аннары безнең район күрсәткечләренә тукталды. Социаль яктан зур эш алып барыла, дип билгеләп үтте, бу структураны нык үскән структура дип тасвирлады. Ләкин алексеевскилыларны авыл хуҗалыгы күрсәткечләре белән ныклабрак шөгыльләнергә чакырды. "Сезнең бит авыл хуҗалыгы районы. Промышленность производствосының өлеше кечкенә. Сезнең бу елга билгеләнгән бурычларны үтәү өчен гаять зур потенциалыгыз бар",- диде ул.
Чараның ахыры күңелле процедура белән билгеләп үтелде. Фәрит Мөхәммәтшин республика дәрәҗәсендә танылуга ирешкән алексеевскилыларга Татарстан Республикасы Президенты, Дәүләт Советының бүләкләре тапшырылды. Газетаның киләсе санында исемнәр һәм бүләкләр яңалыклар тасмасында бастырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев