Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Россия көне белән!

Район башлыгы Владимир Козонков алексеевскилыларны Россия көне белән котлады.


12 июнь - илебезнең өр-яңа тарихында үзенә бертөрле дата, ул азатлык һәм демократия кыйммәтләре, Россия державасының киләчәктә дә чәчәк атуына омтылуы белән аерылгысыз бәйләнгән.
Бу бәйрәм Ватаныбыз белән элемтәне, аның бүгенгесен һәм киләчәген гәүдәләндерә. Без патриотизм һәм гражданлык традицияләренә тугрылыкны, күп милләтле халкыбызны ныгытучы кыйммәтләрне саклыйбыз.
Бүген без барыбыз да хәзерге заман демократик җәмгыятен төзибез, дәүләтебезнең нәтиҗәле икътисадын булдыруда катнашабыз, кешеләргә яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудырабыз.
Уртак тырышлык белән без бүгенге казанышларыбызны саклый гына түгел, ә бәлки арттыра да алабыз, аларны районыбыз һәм тулаем илебез кешеләренең бәхете һәм иминлеге өчен файдаланабыз.
Бу бәйрәм иртәгесе көнгә ышаныч өстәячәк, балаларыбыз һәм оныкларыбызның имин киләчәге символы булачак, киләчәктә дә уртак максатларыбызга һәм бурычларыбызга барырга көч бирәчәк. Барлык якташларыма нык сәламәтлек, сабырлык һәм зирәклек телибез.
Бәйрәм белән, кадерле алексеевскилылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев