Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Рөстәм хәзрәт Вальщиков - Ураза гаете бәйрәм белән котлый

Алексеевск районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков та Ураза гаете алдыннан барлык мөселманнарны әлеге бәйрәм белән котлый.

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!
Барыгызны да якынлашып килүче, 25 июньдә булачак Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм!
Ураза гаете - дөньяның төрле почмакларында яшәүче миллионлаган мөселманнар өчен иң бөек һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе.

Күпләребез өчен Рамазан ае гыйбадәт кылу, мәңгелек турында җитди уйлану, үз асылыбызга кайту, ягъни рухи чистарыну ае булды. Бу ай күңелләребезне иман нуры белән бизәде. Аллаһы Тәгалә каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлеккә ирешә алдык.

Әлеге айның бөтен хикмәте дә шунда - Рамазан ахырында үзебезне яңа туган сабыйдай хис итәбез, рух һәм тән сәламәтлегенә ирешәбез. Бу айда күрсәткән сабырлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатларыбыз башка айларда да дәвам итсен, киләчәк Рамазан аен да исәнлек-саулыкта каршы алырга насыйп булсын иде! Амин!

Гает көнне барыгызны да мәчетләребезгә чакырып калабыз, иртәнге намаз - сәгать 2 дә, гает намазы 4 нче яртыда укылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев