Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Шәхси хуҗалыкларга ярдәм

Йортларында сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга октябрьдә һәр терлек исәбеннән ике мең сум күләмендә субсидия тәкъдим ителде.

Мөгезле эре терлекләр санын саклап калу өчен, терлекчелек продукциясе җитештерү һәм авыл кешесенең керемен арттыру максатыннан субсидия бирү турында карар Татарстан Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде.

Билгеләнгән акча суммасы ике өлештән тора: 1261 сум үсемлекчелек өлкәсендә ярдәм күрсәтүгә каралган, калган 739 сумы товарлык сөтне сату белән бәйле чыгымнарны каплауга юнәлдерелгән. Субсидияләр бирелсен өчен авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына шәхси хуҗалыклардагы савым сыерларның баш исәбе турында мәгълүмат бирделәр. Мәгълүматлар шәхси ярдәмче хуҗалыкларны теркәүче хуҗалык кенәгәсенә нигезләнеп һәм шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләренең субсидия бирү турында гаризаларыннан алынды. Савым сыерларны бу елның 31 декабренә кадәр саклау шарт булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев