Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Штрафлар – 40 мең сумга якын

Узган айда Роспотребнадзорның җирле бүлеге белгечләре җиде юридик зат һәм шәхси эшмәкәрнең 9 объектын тикшерделәр.


Күзәтчелек эшчәнлеге барышында, безгә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Рөстәм Хөснетдинов хәбәр иткәнчә, административ хокук бозулар турында 27 беркетмә төзелгән. Болар - сөт-консерв комбинатында ачыкланган санитария законнарын бозу, белем бирү учреждениеләрендә туклану буенча документлар алып барганда бозулар, авыл мәктәпләренең берсенең компьютер сыйныфында компьютерлардан дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә электромагнит кырлары нормаларын арттырып җибәрү, шулай ук сатуда сроклары чыккан товарларның булуы, шәхси, юридик затлар һәм башкаларның азык-төлек кибетләрендә бәя күрсәткечләренең, товарлар турында мәгълүматның булмавы һәм башкалар. Аларны бетерү максатында 32,9 мең сумлык штраф салу турында 6 күрсәтмә һәм 22 карар чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев