Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Субсидияләр турында

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының 2019 елның 5 сентябрендәге 386 санлы карары нигезендә 2019 елда район халкына сыер тотуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга һәр арттырылган баш терлеккә 5000 сум күләмендә субсидияләр бүлеп бирелде.

Түләү квартал нәтиҗәләре буенча Алексеевск муниципаль район бюджетыннан башкарылды.

Субсидияләр бирүнең максаты- сыерларның баш санын саклап калуны һәм терлекчелек продукциясен җитештерүне тәэмин итү, район территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларның баш санын арттыруны стимуллаштыру.

Субсидияләр Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы составына керүче һәм Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы торак пунктларда теркәлгән гражданнарга бирелде.

Агымдагы елда әлеге программа дәвам итәчәк. Район башлыгы С.А. Демидов йөкләмәсе буенча быел субсидияләр таналарга да биреләчәк. Субсидия бирүгә нигез авыл җирлеге башлыгы раслаган хуҗалык кенәгәсеннән бирелгән белешмә булачак. Субсидия алганнан соң ике ел дәвамында сыерларның баш санын киметмәү мәҗбүри шарт булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X