Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Сюрпризлы язылу

Дүшәмбе көнне безнең почта элемтәсе бүлегендә 2014 елның беренче яртыеллыгына "Заря" ("Таң") газетасына язылучылар арасында купоннар уйнатылды, анда җиңүчеләр бүләкләр отты.

Әлеге вакыйга Алексеевск почтасында барды, чөнки аның хезмәткәрләре район газетасына язылуны оештыруда турыдан-туры катнашалар. Бирегә көн саен күп кеше килә һәм алар бер көнне бүләкләр уйнату өчен 118 купон җыйганнар. Иртән без иң беренче язылучылар белән аралаштык:

- Мин коммуналь исәп-хисап-ларны түләргә һәм киләсе елга газетага язылырга дип килдем, - ди Новоспасскидан Людмила Хәйруллина. - Без аңа ел саен язылабыз һәм яңалыклар, игъланнар белән танышып барабыз. Үземнең уенда катнашуымны белгәч, гаҗәп-ләндем.

- Икенче ел рәттән газетаны алдырабыз һәм яратып укыйбыз, -диде безгә лебяжьелы Ольга Торсукова. - Бүген конкурста катнашырга дип махсус килдем һәм түземсезләнеп нәтиҗәләрне көтәм.

- Мин район газетасына күптән язылдым инде, районыбыз тормышы турында, авыл кешеләре, юбилярлар хакында укырга яратам, - дип бүлеште үз фикерләре белән Алексеевскида яшәүче Тамара Пантюшина. - Барлык эшләр торышыннан хәбәрдар булу өчен яңалыкларны укыйм. Менә узган саннан да бүләкләр белән лотерея уйнатылуын белгәч, улым һәм аның гаиләсенә Яңа ел сюрпризы ясарга булдым.

Кич белән уен тәмамлангач без, ул ничек узган, шул хакта поч-та хезмәткәреннән сораштык:

- Без район газетасына язылучылар арасында бәйгене беренче тапкыр үткәрәбез, - дип сөйли Алексеевск почта элемтәсе бүлеге начальнигы Ольга Штыкова. - Көн буена бәхетле язылучыларыбызны көттек, карточкаларын җыеп алдык та, кичке 5тә аларның барысын бергә барабанга салдык. Язылу бүлеге операторы Елена Новикова, барлык квитанцияләр дә яхшылап буталсыннар өчен аны килүчеләр алдында әйләндереп җибәрде. Оператор Наталья Гыйззәтуллина аннан җиңүчеләрнең отышлы купоннарын тартып чыгара башлады. 16 кеше бүләкләргә ия булды.

Н. Глазунов, Ф. Искәндәрова, Г. Аксенова, Н. Смелова, Р. Нуруллин отыш йомгаклары буенча безнең газетада үз игъланын бушлай бастыру мөмкинлегенә ия булган беренче 5 бәхетле җиңүчеләр булдылар.

"Как лечить?", "Пищеварительная система. Что советуют врачи" сериясеннән китап белән Г. Пашина, Г. Казилова, Н. Мишанина, Р. Садриевалар бүләкләнде.

Лотерея уйнатылды. Кадерле газета укучылар! Сезне бүләкләрегезне алу өчен көтеп калабыз. Үзең белән паспортың һәм квитанцияң булу шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев