Узган атнада Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Алексеевск районында булды.
II Халыкара "Сәләт" яшьләр белем бирү форумында булып һәм аның эшендә катнашып, Рөстәм Нургали улы Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Владимир Козонковның озата йөрүендә вертолеттан басуларны, атап әйткәндә, районның "ВЗП Билярск", "Ясная поляна", "ВЗП Южно-Алексеевский филиал" кебек авыл хуҗалыгы предприятиеләре, "Алга" колхозы басуларын карарга чыгып китте. Шул ук көнне Рөстәм Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм район авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Нет комментариев