Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Телетапшыру яңа сыйфатта

Кичә Биләр телеүзәгендә истәлекле вакыйга булды. Җиде авыл районы өчен 8 дәүләт каналын санлы тапшыру ачылды. Әлеге районнар территорияләре моннан 27 еллар элек төзелгән безнең телевышканың тапшырулар зонасында урнашкан.

Премьер-министр урынбасары, мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов яңа сигналны эшләтеп җибәргәннән соң авыл кешеләре һәм 366 торак пункт халкы өчен сыйфатлы ТВдан файдалану мөмкинлеге барлыкка килү турында әйтте. Республикада беренче мультиплексның исәп буенча дүртенчесен эшләтеп җибәрү Татарстанда иң әһәмиятле-ләрнең берсе булган нәкъ менә шул телеүзәктә тормышка ашырылды. Министр халыкны сыйфатлы тапшырулар белән тәэмин итүдә дәүләтнең ролен басым ясап күрсәтте, аның стратегиясе эзлекле рәвештә һәм бер шөбһәсез Россия территориясендә гамәлгә ашырыла.
Дөньяның бер генә илендә дә мондый проект юк, алар барысы да коммерциянеке. 2017 елның азагына кадәр андый сигнал тарихта калачак.
"Россия телевизион һәм радиотапшырулар элемтәсе" федераль дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры урынбасары Борис Теребиленко телеүзәк белгечләренә катлаулы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм Татарстанда икенче мультиплекс төзелү көтелүен хәбәр итте, шуннан соң 2014 ел башында республика кешеләре тагын 10 канал карый алачаклар.
Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң мәртәбәле кунаклар телеүзәк хезмәткәр-ләренә - бүләкләр, ә ветераннарга (алар арасында үзәккә нигез салган Рахманкулов Илгиз Шамил улы да бар иде) DVB-Т2 санлы алгычлары тапшырды.
P.S. Белешү һәм сораулар бирү өчен алексеевскилыларның исләренә телефон номерын (40-200) төшерәбез, аларга телеүзәк белгеч-ләре җавап бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев