Заря
  • Рус Тат
  • Тикшерүнең сәбәпләре бар

    Күзәтү эшчәнлеге бүлеге хәбәр иткәнчә, 2013 елда районда 27 янгын чыккан.

    Нәтиҗәдә 7 кеше һәлак булган (шуларның 3есе - балалар), 2 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алган.
    Янгын вакытында 6 йорт, 11 каралты һәм 4 автомобиль янган һәм зыян күргән. Зыян 3 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Әлеге фактлар буенча бүлек хезмәткәрләре тарафыннан тикшерүләр һәм анализ үткәрелде, алар барышында 22 очракта янгын сәбәбе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен: атап әйткәндә, электр үткәргечләрен һәм электр җиһазларын урнаштыру һәм алардан файдалану, мичләрне урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен үтәмәү, ут һәм тәмәке белән саксызлык, шулай ук ут төртү тора, дип хәбәр итә Алексеевск районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге тикшерүчесе Садиг Алескеров.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: