Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Тиздән чыршы утлары кабыначак

Декабрь - Яңа елны каршылауга әзерләнү буенча эшләрнең иң кызган чагы: урамнарда бизәлгән чыршылар, гирлянда, таучыклар пәйда була... Күпьеллык традиция буенча, районның төп чыршысы Чиркәү мәйданында куелачак.

12 метрлы урман гүзәлен тергезү ноябрь азагында ук башланды, ул чакта әле кар да төшмәгән иде. "Полигон" ЧҖҖ хезмәткәрләре аны тимер каркас һәм чыршы ботакларыннан җыйдылар. Ул үзен тагын да тылсымлырак иткән гирляндалар белән бизәлгән. Ә менә чыршы утлары балкып торсын өчен "Стройжилсервис" электрчыларының бу эшкә дүрт көне киткән.

- Аны бизәү бик кыен, - ди Александр Герасимов. - Биредә иң өстән алып, аска кадәр тарттырырга кирәкле гирляндалар бик күп. Тагын әле уенчыклар рәвешендәге төрледән-төрле лампалар да бихисап. Аларның һәркайсын ныгытырга һәм кабызырга кирәк. Югарыда салкынрак, әгәр инде җил дә исеп торса, бөтенләй калтырата, әмма машинага кереп җылына алмыйсың, автовышка кәрҗиненә бер кереп утырдың икән, сине аска төшергәнче һәм эш беткәнче шунда булачаксың. Барысын да тиз эшләргә кирәк, чөнки әле башка чыршыларны да бизисе бар. Машина йөртүче Сергей Шкильменский һәм электрчы Анатолий Лысов белән ипле һәм җиренә җиткереп, вакытында эшләргә тырышабыз.

Шулай ук шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Александр Харитонов сүзләренә караганда, барысы да бәйрәмгә күп алдан эшләнәчәк.- Быел, узган елгыдан аермалы буларак, кар җитәрлек, Яңа ел гүзәлкәе янәшәсендә ике кар таучыгы ясалачак, әкият геройлары сыннары "үсеп чыгачак". Яңа елга кадәр вакытыбыз бар әле, бәлки, тагын берәр нәрсә уйлап табарбыз.

Барлыгы исә районда быел чыршылар саны дүрткә күбрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев