Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

ТКХ: кайнар тема

Шушы көннәрдә видеоконференция режимында ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Равил Моратов катнашында гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча узган республика ведомствоара комиссия утырышында торак-коммуналь хезмәтләргә күтәренке түләү мәсьәләсе каралды. Утырыш барышында, республикада коммуналь түләүләрне күзәтеп бару буенча зур эш алып барыла. Шул максатта барлык муниципаль берәмлекләр контрольгә куелды, штаблар-торак-коммуналь...

Шушы көннәрдә видеоконференция режимында ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Равил Моратов катнашында гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча узган республика ведомствоара комиссия утырышында торак-коммуналь хезмәтләргә күтәренке түләү мәсьәләсе каралды.

Утырыш барышында, республикада коммуналь түләүләрне күзәтеп бару буенча зур эш алып барыла. Шул максатта барлык муниципаль берәмлекләр контрольгә куелды, штаблар-торак-коммуналь хезмәтләрне түләү буенча счет-квитанцияләрне тикшерүче, түләүләрне исәпкә алучы һәм түләүгә тәкъдим ителә торган акчаның күтәренке булу очракларын караучы махсус комиссияләр төзелде.

Мәсәлән, төп игътибар декабрьдә җылылык өчен түләүнең 2011 елның ноябре белән чагыштырганда әллә ни артырга тиеш түгеллегенә юнәлдерелде, ләкин ул шулай да кышкы чорда җылылык энергиясен сарыф итүнең артуы сәбәпле күзәтелә. 2011 елның декабрендә һәм 2012 елның гыйнвар, февраль, мартында җылылык өчен түләү якынча бер үк дәрәҗәдә калырга тиеш. 2012 елның беренче яртыеллыгында, утырышта басым ясап әйтелгәнчә, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның үзгәрүе (һәм бу хакта район газетасында элегрәк тә хәбәр ителде) күренми. Бүгенге көндә счет-квитанцияләр буенча урнашкан түләү бу елның апрель аеннан кими башлаячак.
Алексеевск районына килгәндә, монда да Идарәче компаниянең исәп-хисап үзәге эше барышына контрольне тормышка ашыручы штаб булдырылды һәм эшли. 17 гыйнварда штаб җыелышы булды, анда үзәккә килүче сораулар уңаеннан (аларның күбесе җылылык өчен түләүнең артуына кагыла) түбәндәге карарлар кабул ителде: җылылык исәпләгечләр белән җиһазланган өйләрдә яшәүче кешеләргә аларның күрсәткечләре нормадагыны узып китсә, җылылык өчен айлык нормативлар нигезендә түләүне тәкъдим итәргә. 2012 елның җылыту сезоны чорына үзәктән ягып җылытыла торган өйләрдә җылылык энергиясен еллык сарыф итү нормативларын айлар буенча процент нисбәтендә (гыйнвардан мартка кадәр- еллык исәпләнгән акчаның 16 проценты, апрельдә-11 проценты, май аенда-4 проценты, җәйге айларда-0 процент) билгеләргә; гыйнвар аеннан башлап барлык счет-квитанцияләрне штаб әгъзалары белән килешкәннән соң гына куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев