Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Төп максат – төзекләндерү

22 гыйнварда Ромоданның яңа клубында 2012 елда җирле үзидарә органнары эшчәнлеге йомгакларын һәм 2013 елга бурычларны тикшерү буенча гражданнар җыелышлары марафоны башланды, ул 2 мартта Алексеевк муниципаль районы башлыгының хисабы белән төгәлләнәчәк. Кунакчыл Ромодан җире кунакларны: авыл җирлекләре башлыкларын, район предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләрен шатланып каршы алды һәм аларга, җырлар,...

22 гыйнварда Ромоданның яңа клубында 2012 елда җирле үзидарә органнары эшчәнлеге йомгакларын һәм 2013 елга бурычларны тикшерү буенча гражданнар җыелышлары марафоны башланды, ул 2 мартта Алексеевк муниципаль районы башлыгының хисабы белән төгәлләнәчәк.

Кунакчыл Ромодан җире кунакларны: авыл җирлекләре башлыкларын, район предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләрен шатланып каршы алды һәм аларга, җырлар, шигырьләр, юмористик монологларга бай эчтәлекле концерт программасын күрсәтеп, күтәренке кәеф бүләк итте.
Җыелышны җирлек башлыгы Владимир Репин ачып, саннарда һәм фактларда авыл тормышы турында җентекләп сөйләде, авыл кешеләре исеменнән район һәм рес-публика җитәкчелегенә яңа клуб өчен рәхмәт әйтте. Владимир Александрович җыелучыларны быел 200 ел тулачак Масловка чиркәвен реконструкцияләүдә ярдәм итәргә чакырды. Моннан тыш, яңа елда автобус тукталышы ясарга, су трассаларын, гидрокорылмаларны (авылдагы буа капиталь ремонт таләп итә) ремонтларга һәм күп кенә башка мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булачак.
Доклад буенча фикер алышуларда мәктәп директоры Елена Баршис, ветераннар оешмасы рәисе Валентина Зотова, "Востокзернопродукт" ЯАҖның баш агрономы Александр Родионов һәм полициянең участок вәкиле Навил Хәмидуллин чыгыш ясады.
Район башлыгы Владимир Козонков, дәүләт программалары турында сөйләп, алексеевскилылар аларның хезмәт җимешен күреп торалар, дип билгеләп үтте: "Авылның бөтен кешесен сыйдырачак шушы заманча яңа клуб моның мисалы булып тора",-диде ул. Җирле үзидарә органнары эше нәтиҗәлерәк булачак: район Советы җирлек башлыклары рейтингын булдыру планлаштырыла, анда саннарда теге яки бу җитәкченең эшкә сәләтлелеге күрсәтеләчәк, дип ышандырды. Шулай ук җирлек башлыклары алдына бу елда авылларны төзекләндерүне дәвам иттерү, аларда парклар һәм ял зоналары булдыру бурычын куйды.
Авылның сәяси тормышыннан читкә китеп, Владимир Константинович авылда Май чабу (Масленица) бәйрәмен үткәрү традициясен яңадан кире кайтарырга тәкъдим итте. Атап әйткәндә, ул Ромодан кешеләренә мөрәҗәгать итеп, әгәр сез инициатива күрсәтсәгез, без бик шатланып аны күтәреп алачакбыз, диде.
Шул ук көнне авыл кешеләре пайчы вәкилләрен дә сайладылар, алар 1 февральдә район кулланучылар кооперациясе җыелышында кулланучыларның мәнфәгатьләрен яклаячаклар. Чара азагында җирлекнең актив кешеләре истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев