Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Трасса уңайлырак булачак

Менә айдан артык инде алексеевскилылар Оренбург юлына чыкканда кыенлыклар кичерәләр. Бөкеләр, кырыйлары кисеп алынган юллар, өем-өем төзү материаллары, эшләп торучы техника, ябылган хәрәкәт полосалары - боларның барысы да җәяүлеләр һәм автомобиль йөртүчеләрнең күз алдына килеп баса.

Биредә бистәбез аша үтүче Казан-Оренбург федераль юлы ремонтлана, ул федераль бюджет акчасына эшләнә. Инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов сүзләренә караганда, ремонт барышында юллар нормативларга туры китереләчәк, полосалар киңәйтеләчәк (ә яңалары өстәлмәячәк), юл чатлары белән янәшәдә узып китү һәм туктау полосалары ясалачак. Берничә автобус тукталышы куелачак һәм тиешенчә җиһазландырылачак. Шуның белән бергә бистә аша уза торган юлның буеннан-буена яңа яктырту линиясе сузылачак, иске баганалар яңаларына алмаштырылачак. Шул ук юл астыннан узучы суүткәргеч торбаларга да кагыла.
Әле тагын Ленин һәм Чистай урамнарында юл чатлары ясалачак, бу автомобильчеләрнең тормышын җиңеләйтәчәк. Хәзер инде бистәгә кергәндә яки аннан юлга чыкканда кыенлыклар булмаячак.
- Бүгенге көнгә, - ди Анатолий Николай, - җир эшләренең беренче стадиясе 60 процентка үтәлде, "Алексеевскдорстрой" хезмәтчәннәре эшне июнь дәвамында төгәлләячәкләр.
Шулай ук юлда җир асты кичүе ясалачак. Алар, Ленин һәм Чис-тай урамнары кисешкән җирдә кичү төзүче бригада мастерларының берсе Илнар Хәлиуллин фикеренчә, беренче чиратта мәктәпкә баручы балаларның куркынычсызлыгы өчен билгеләнгән.
- Әле тагын ул, яз көне су күп булса, суүткәрү торбасы булып та хезмәт итәргә мөмкин. Киләсе атнада аны куюны төгәлләячәкбез, ә аннары аның өстеннән юл узачак.

САН

Бистәбез аша уза торган юлдан көненә 20000 машина үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев