Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Тәрбиячебез иң яхшылар исәбендә

Казан каласында булып узган " Татарстан Республикасы тәрбиячесе" республика бәйгесе төгәлләнде.

Әлеге иҗат бәйгесендә республиканың 47 районыннан катнашкан 20 мең педагог арасыннан 15 район һәм аның мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә эшләүче 15 педагогы сайлап алынды. Бу исәпкә район үзәгенең 3 нче "Әтәчкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Оксана Баранова да керде. Конкурсның шартлары нигезендә анда катнашучылар үз визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, тәҗрибәләрен күрсәттеләр, Казан шәһәре балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә ачык дәресләр бирделәр, психологик һәм педагогик ситуацияләрдән чыгу юлларын тикшерделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә биш ел эшләгән Оксана лауреат булды һәм диплом алуга иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев