Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Туган якта кунак булдылар

Узган атнада районыбызда Гурьевка авылыннан чыккан, үз вакытында Арктика һәм Атлантика суларында каравыл вахтасын алып барган беренче ранглы капитан Александр Денисов кунак булды. Ул туган авылында һәм Алексеевск бистәсендә булып китте. Район үзәгендә Александр Емельянович район җитәкчелеге белән очрашты, В.И. Абрамов исемендәге Туган якны өйрәнү, Сугышчан дан музейларында, чиркәүдә, иске...

Узган атнада районыбызда Гурьевка авылыннан чыккан, үз вакытында Арктика һәм Атлантика суларында каравыл вахтасын алып барган беренче ранглы капитан Александр Денисов кунак булды. Ул туган авылында һәм Алексеевск бистәсендә булып китте.

Район үзәгендә Александр Емельянович район җитәкчелеге белән очрашты, В.И. Абрамов исемендәге Туган якны өйрәнү, Сугышчан дан музейларында, чиркәүдә, иске гыйбадәтханә урынындагы часовняда һәм 1960 елны үзе тәмамлаган 1нче Алексеевск урта мәктәбендә булды. Экскурсия барышында мәктәп хезмәткәрләре кунакка музей-бүлмәне, иске һәм яңа спорт залларын, заманча сыйныфларны күрсәттеләр. Капитан үз чиратында педагоглар белән хатирәләрен уртаклашты, мәктәпнең үсүен, алга баруын һәм шулай ук бистәдәге чисталык һәм уңайлылыкны билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев