Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Туучылар саны артты

ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча декабрьдә 32 бала: 22 малай һәм 10 кыз туган. Ел буена 342 бала дөньяга килгән, бу 2012 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 38 сабыйга күбрәк.

Җиде гаиләдә - беренче, унбиштә - икенче, алты гаиләдә - өченче, дүрт гаиләдә дүртенче һәм аннан да күбрәк бала якты дөньяга аваз салган. Ата-аналар балаларына Айсылу, Александра, Анастасия, Арина, Даринә, Есения, Полина, Рената, Эвелина, Ярослава; Артем, Вадим, Глеб, Даниил, Евгений, Илназ, Илья, Кәрим, Матвей, Морат, Никита, Николай, Павел, Рамил, Рифат, Родион, Роман, Самир дигән исемнәр кушканнар.

Соңгы айда нибары 10 гаилә никахланышкан. Бер ел эчендә 218 никах теркәлгән, бу - 2012 елдагыдан 38гә күбрәк. Ә менә декабрьдә 8 гаилә таркалган. Бер елда 83 гаилә никах җепләрен өзгән, шуның белән 2012 ел дәрәҗәсе сакланып калган.

Үлем-китемгә килгәндә, декабрьдә 36 кеше: 27 ир-ат һәм 9 хатын-кыз бакыйлыкка күчкән. Аларның алтысы һәм икесе хезмәткә сәләтле яшьтә булган. 2013 елда район 373 кешесен югалткан, 2012 ел белән чагыштырганда алар 25кә азайган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев