Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Ун ай артта калды

Елның тугыз аенда 3 млрд. 781 млн. сумлык үзебез җитештергән һәм үзебез җитештермәгән товар төяп озатылды, эшләр башкарылды һәм халыкка хезмәт күрсәтелде, бу узган елның шул ук чорына карата 139 процент тәшкил итә. Промышленность Ел башыннан бирле промышленность предприятиеләре 667 млн. сумлык (узган елның шул ук чорына карата 126 процент)...

Елның тугыз аенда 3 млрд. 781 млн. сумлык үзебез җитештергән һәм үзебез җитештермәгән товар төяп озатылды, эшләр башкарылды һәм халыкка хезмәт күрсәтелде, бу узган елның шул ук чорына карата 139 процент тәшкил итә.

Промышленность

Ел башыннан бирле промышленность предприятиеләре 667 млн. сумлык (узган елның шул ук чорына карата 126 процент) продукция җитештерделәр.

Сөт-консерв комбинаты җитеш-тергән продукция күләме узган елгы дәрәҗәгә карата - 131%, "Алексеевск Керамикасы"ныкы 119% . Нәфис әйберләр туку фабрикасы товар җитештерү планын 100%ка үтәде.

Төзелеш

10 ай йомгаклары буенча төзелеш комплексы күләме 300 млн. сум тәшкил итте, бу - 2012 елның шул ук чорындагыга караганда 10 процентка күбрәк.

Юл төзелеше өлкәсендә аеруча күп җитештерүгә "Алексеевскдорстрой" предприятиесе иреште (аның күрсәткече 2,1 млрд. сум), бу - узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. "РАФ"(122%), "Алексеевск МСО-ТАПС "(114 %) төзү оешмаларының да күрсәткечләре әйбәт.

Быел сәламәтлек саклау, мәгариф, коммуналь хуҗалык өлкәсендә зур эшләр башкарылды, торак ремонтланды. Якын киләчәктә 1нче спорт комплексының, башкарма комитет административ бинасының фасад эшләрен төгәллисе, "Ромашка" балалар бакчасының, Левашево урта мәктәбенең тәрәзәләрен һәм Урманасты Шунталысы урта мәктәбенең түбәсен алмаштырасы бар. Барлык бу эшләр "Татарстанда энергия белән тәэмин итү һәм энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү" озак сроклы максатлы программасы кысаларында финансланачак: биналарның җылылык саклау системасын модернизацияләүгә федераль бюджеттан 8 млн. 600 мең сум акча килде.

Бу елның азагына кадәр Биләрдә участок уполномоченные өчен өйне, Лебединода күперне төзеп бетерәсе, Просторная урамындагы 27нче торак өйгә газ тоташтырасы ("Социаль ипотека" программасы буенча), моннан тыш, Родники, Чув. Майна, Урманасты Шунталысы, Кр. Баран, Зур Тигәнәле мәктәпләрендә җылы санитария узелларын җиһазлыйсы бар. Биләрдә "Имәнкәй" балалар сәламәтләндерү лагерен һәм Сахаровкада клуб төзүне дәвам иттерү планлаштырыла.

Кулланучылар базары

Ел башыннан бирле ваклап сату сәүдә әйләнеше 1 млн. 59 мең сум (бу - узган ел дәрәҗәсенә карата 104%), җан башына 40 мең сум тәшкил итте. Җәмәгать туклануы әйләнеше 3 процентка артты һәм 149 млн. сум булды. Түләүле хезмәтләргә килгәндә, алар 253 млн. сумлык, шул исәптән көнкүреш хезмәтләре 16 миллион сумлык күрсәтелде.

Халыкның тормыш дәрәҗәсе

Хисап чорында урта һәм эре предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе 17856 сумга җитте. Иң күп хезмәт хакы "Алексеевскдорстрой" (30 мең сум), "Алексеевск керамикасы" (18238 сум), "Керамика-Маркет" (13570 сум), "РАФ" (12959 сум) һәм сөт-консерв комбинатында (14104 сум).

Халыкның эш белән тәэмин ителеше

1 ноябрьгә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 184 кеше яки 1,42% тәшкил итте. Һөнәргә укытуга (машина йөртүче, чәчтараш һәм маникюрчы һөнәрләре буенча) шулар арасыннан - 60 кеше, авыл җирлекләрендә җәмәгать эшләренә 144 кеше җибәрелде. 151,3 мең сумлык матди ярдәм күрсәтелде.

Бюджет үтәлеше

Үз керемнәребез 222 млн. сумлык яки еллык план үтәлешенең 88 проценты кадәр булды. Физик затлар кеременә салым - 153 млн. сум, җир салымы - 11,7 млн. сум, алдан йөкләнгән керемгә салым - 7,5 млн. сум, салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча алына торган салым 2 млн. сум җыелды, әлеге салым буенча бурыч 6 млн. сум. Ел азагына кадәр салым җыю планын үтәү өчен 32 млн. сум җыярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев