Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Урал “крузенштерннары”

Өченче көн сигез кыю һәм тәвәккәл ураллы безнең районга тугыз метрлы җилкәнле "Рюрикъ" судносында килде. Ул Екатеринбургта старт алган һәм Петропавловскида (Карелия) төгәлләнәчәк "Үткәннәргә кайту" ("Возвращение к истокам") экспедициясе өчен махсус төзелгән.

Урал тау университеты профессоры һәм төркем җитәкчесе Константин Порожский сүзләренә караганда, бу экспедиция "тимер кәрван"нарның 310 еллыгына туры китерелгән.
- Унсигезенче гасырда Чусовая, Кама, Идел елгалары буйлап Россиянең Европа өлешенә Уралда табылган тимер ташыганнар...
Комга утырудан куркып, сәяхәтчеләр Саес-кан Тавына килеп туктаганнар һәм аннан инде автобуска утырып, бистәнең хезмәт даны музеена килгәннәр, анда район үзәге һәм Биләр мәктәпләре укучылары белән очраштылар. Кунаклар малайларга һәм кызларга экспедициянең максаты, үзләре булган шәһәрләр турында сөйләделәр. Укучыларның сорауларына да җавап бирделәр. Очрашудан соң Биләр балалары күпер аша Каманың икенче ягына чыгып, судно янына килделәр. Аларның шатлыгы һәм гаҗәпләнүенең чиге булмады, барысы да тиз генә җилкәнле суднога кереп утырдылар, корабның кубригын, заманча навигация җиһазын, мачтасын, җилкәнен карадылар.
Анна Кулакова өенә кайтканда очрашуның һәм корабның бик тә ошавын әйтте:
- Мин дә шундый сәяхәткә рәхәтләнеп чыгып китәр идем! - диде ул.
Бәлки малайлардан кем дә булса яки район энтузиастлары бервакыт үз парусникларын төзеп, иксез-чиксез Кама киңлекләрен үзләре үк айкап йөрерләр әле.
"Рюрикъ"ны төзү өч ай вакытны алган һәм 600 мең сумга төшкән (эш өчен түләүне исәпкә алмыйча). Аны ясауда 60 кеше - "ВИТА" сәламәтлек клубына йөрүчеләр катнашкан. Судноның исеме "лачын" дигәнне аңлата. Экспедициядә катнашучыларга суда 2000 км юл үтәсе бар. Экспедициянең барышын сез vitaclub. ru сайтыннан күзәтеп бара аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев