Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Урамнар матураеп китте

Экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм Татарстан Республикасында санитария-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия утырышы видеоконференция режимында узды. Республика территориясен чистарту утырышның төп мәсьәләләренең берсе булды, аның барышында икеайлыкка кайбер йомгаклар ясалды. Бары тик апрельдә генә урман хуҗалыгы хезмәте, Экология министрлыгы мәгълүматлары буенча, юл буйларыннан җыелган 180 тонна чүп-чар һәм коры үләнне...

Экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм Татарстан Республикасында санитария-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия утырышы видеоконференция режимында узды.
Республика территориясен чистарту утырышның төп мәсьәләләренең берсе булды, аның барышында икеайлыкка кайбер йомгаклар ясалды. Бары тик апрельдә генә урман хуҗалыгы хезмәте, Экология министрлыгы мәгълүматлары буенча, юл буйларыннан җыелган 180 тонна чүп-чар һәм коры үләнне чыгарып түкте, 500дән артык санкцияләнмәгән чүплек табылды, 4 млн.сумнан күбрәк штраф билгеләнде. Татарстанны санитария-экологик хәлгә китерү эше май аенда да үткәреләчәк.
Алексеевск районы да, республиканың башка районнары белән беррәттән, халыкның экологик куркынычсызлыгы эшенә үзенең өлешен кертә. Апрель аенда башкарылган эш турындагы хисап мәгълүматлары буенча ике каты көнкүреш калдыклары полигоны законнарда билгеләнгән таләпләр һәм нормативлар нигезендә тәртипкә китерелде. Чыгарып түгелгән каты көнкүреш калдыклары күләме 1630 куб. метр тәшкил итте. Файдалануда булган 280 контейнерның-20се, 8 контейнер мәйданчыгы ремонтланды, Чистай, Мамонов, Молодежная урамнарында санкцияләнмәгән чүплекләр бетерелде. Урамнарны һәм юл буйларын (аларның гомуми озынлыгы район буенча шул рәвешчә 323,58 км һәм 358 км тәшкил итә) чистартуда атна саен "Алексеевскдорстрой" ААҖ да катнаша. Шулай ук юлларда чокыр-чакырлар ямала. 9 меңгә якын үсенте утыртылды. Барлыгы 12730 агач утырту билгеләнде. Агачлар утырту һәм территорияләрне җыештыру дәвам итә.
Башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев хәбәр иткәнчә, икеайлык барышына район башкарма комитеты каршында төзелгән административ комиссия тарафыннан контрольлек ителә: 6 беркетмә каралды һәм ТР административ хокук бозулар турындагы Кодексның 3.6 маддәсе буенча 12000 сумлык штраф салу турында 6 карар чыгарылды (бу сумманың өчтән бер өлеше түләтелде). Аңа йомгаклар график нигезендә 6 июньгә кадәр ясалачак. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына районның санитария-экологик хәлен яхшырту буенча чаралар планының барышы турында мәгълүмат ике атна саен тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев