Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Вакансия бар

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты Алексеевск муниципаль районы финанс-бюджет палатасының планлаштыру һәм анализлау бүлеге начальнигы вазыйфасына конкурс игълан итә.

Конкурс 2013 елның 20 ноябрендә сәгать 10нчы яртыда булачак. Кандидатлардан документлар түбәндәге адрес буенча 23 октябрьдән 19 ноябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: ТР, Алексеевск ш.т.б., Совет урамы, 1нче йорт (тел. 2-55-00), анда эш көннәрендә иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр конкурслар турында мәгълүмат, конкурста катнашу өчен кирәкле документлар алырга, буш урынга урнашуга документлар тапшырырга мөмкин.

Конкурсны үткәрү шартлары:

1. Кандидат Россия Федерациясе гражданины булырга; "Дәүләт һәм муниципаль идарә" белгечлеге буенча яки муниципаль вазыйфаларына махсуслашу буенча югары һөнәри белемгә яки шуңа тиң дип саналучы белемгә; урта һөнәри белемгә, тиешле эшчәнлек юнәлешенә, кечкенә вазыйфаларда кимендә алты ай муниципаль хезмәт стажына яки белгечлек буенча кимендә бер ел эш стажына, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Советы аппараты оештыру эше бүлегенең баш белгече вазыйфасын башкару өчен кирәкле эшлеклелек сыйфатларына һәм күнекмәләренә, РФ Конституциясе, ТР Конституциясе, федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары һәм муниципаль хезмәт өлкәсендә гамәлдәге законнар нигезләрен кертеп, һөнәри белемгә ия булырга тиеш.

2.Кандидат мәгълүмати-коммуникацион техноло-гияләр өлкәсендә таләпләрнең база дәрә-җәсенә ия булырга, аппарат һәм программа белән тәэмин итүне, муниципаль органнарда ведомствоара документлар әйләнеше мөмкинлекләрен файдалануны кертеп, заманча мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне куллану үзенчәлекләрен; мәгълүмати техно-логияләр куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә гомуми мәсьәләләрне белергә тиеш. Моннан тыш, кандидат компьютерның эчке һәм периферия җайланмалары, мәгълүмати-телеком-муникация челтәрләре, шул исәптән Интернет челтәре белән, операция системасында, электрон таблицалар, электрон почта, мәгълүматлар базалары белән эшләү күнекмәләренә ия булырга; электрон документларда график объектларыннан файдаланырга, тәкъдир итүгә әзерләнү эшләрен белергә тиеш.

3. Кандидатның муниципаль хезмәткә керү һәм аны үтү өчен муниципаль хезмәт турындагы законнарда билгеләнгән чикләүләре булмау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев