Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Өй һәм эш бер түбә астында

Кичә Сахаровкада һәм Биләрдә участковый өйләре ачылды, аларда тәртип саклаучылар яшәячәк һәм килүчеләрне дә кабул итәчәк.

Татарстан Республикасында хокук бозуларны булдырмау комплекслы программасы кысаларында быел Татарстанда 39 муниципаль берәмлектә полициянең участок вәкилләре өчен 82 торак өй төзү планлаштырылган иде. Республика үз акчаларын бер өй төзүгә эзләп тапкан районнарга гына булыша, ә бары тик шуннан соң гына икенче өйне төзүгә акча бирә.

Шушы бертип өйләрне җирлек башлыклары Людмила Шаброва белән Николай Портновның актив булышлыгында төзү августта башланды. Бу өйләр ике сектордан тора: участковыйның гаиләсе яшәячәк торак өлешендә - ике зур йокы, кунак һәм аш бүлмәләре, икенчесендә участок инспекторының гражданнарны кабул итү һәм үз вазыйфаларын тормышка ашыру өчен кирәкле бөтен нәрсә белән җиһазланган эш урыны урнашкан.

Сахаровка авыл җирлегендә участко-выйның терәк пунктын ачуга Татарстан Республикасы эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Рафаил Гыйльманов килде, ул участок вәкиле, өлкән полиция лейтенанты Алексей Мишанинга өр-яңа "Нива" машинасы ачкычын тапшырды. Бу - республика Эчке эшләр министрлыгы бүләге. Район башлыгы Владимир Козонков аңа ачкычлар тапшырды, эшендә уңышлар теләде, шулай ук әлеге административ-торак пунктны Татарстан Республикасында хокук бозуларны булдырмау комплекслы программасы кысаларында төзегән "Инженерлык челтәрләре" төзүчеләренә рәхмәт әйтте. Аннары, участковыйның эш урынын карагач, кунаклар хуҗалар чакыруы буенча өйнең яши торган өлешенә чәй эчәргә юл тоттылар. Алар участковый гаиләсенә суыткыч, телевизор, чәй сервизы һәм участковый пункты өчен факс аппараты бүләк иттеләр.

Биләрдә участковый, өч бала атасы, капитан Тимур Мәрдәновка өй ачкычын башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев тапшырды. Бу өйдә дә суыткыч, чәй сервизы һәм факс булачак.

Әлеге өйне төзү дә "РАФ" хезмәтчәннәре тарафыннан район бюджеты исәбенә тормышка ашырылды. Комплексны төзүгә җирле предприятиеләр: "Биләр производствосы" кулланучылар җәмгыяте һәм Биләр урман хуҗалыгы зур өлеш кертте.

Хезмәттәшләрен котларга тулы составта Алексеевск районы эчке эшләр бүлегенең хезмәт итүчеләр составы, шулай ук авыл кешеләре дә килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев