Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан Чуваш Майнасы кешеләре бүләк алдылар

Соңгы вакытта бу инде икенче шатлыклы вакыйга - ноябрьдә биредә эчә торган су проблемасы хәл ителгән иде.

Яңа чиркәүгә килгәндә исә, ул сигез ай эчендә калкып чыкты. Төзелешне Чехониннар үз кайгыртуларына алган, һәм кыска гына вакыт эчендә авыл кешеләре һәм иганәчеләр ярдәмендә стеналары өелгән, ишекләре һәм тәрәзәләре куелган, идәне цементланган. Изге Сергий Родонежскийның тууына 700 ел тулуга багышлап салынган чиркәүгә гөмбәзләрнең ничек куелуын карарга авылның күп кешесе, җирлек башлыклары килгән иде. Район башлыгы Владимир Козонков та бу бәйрәмдә катнашты. Аның ярдәме кыска гына вакыт эчендә чиркәүне торгызырга булышты.


Бәйрәм гыйбадәтен протоиерий Павел Чурашов башкарды һәм йөрәккә үтеп керерлек сүзләр әйтте. Ул чиркәү төзү идеясен яклаган һәм матди ярдәм күрсәткән бөтен кешегә рәхмәтен җиткерде. Һәркем ничек булдыра - шулай: кем такта, кем тәрәзә, кем кадак, кем акча белән булышкан. Ветераннарның җирле советы рәисе Михаил Константинов кунакларга һәм авылдашларына җылы сүзләр әйтте. Шигырь язу сәләтенә ия булган Михаил Петрович тыңлаучыларны таң калдырды. Җанга үтеп керерлек сүзләре өчен ветеран-шагыйрь Павел атакайдан булачак мәхәллә кешеләре исеменнән телдән рәхмәт сүзләре ишетте.


Аннары төзүчеләр Сергий Родонежский чиркәвенә изгеләндерелгән гөмбәзләр һәм тәреләр куйдылар, бу хәлне тамашачылар сокланып карап тордылар. Барлык иганәчеләрнең исемнәрен һәм Мария Шильникованың мәкаләсен безнең сайттан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев