Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Ял көннәренә дә карамастан

Узган якшәмбедә район хакимиятендә коррупциягә каршы көрәшү, гадәттән тыш хәлләр буенча һәм террорга каршы комиссиянең утырышы булды.

Беренче утырышта, аның башында район башлыгы Владимир Козонков залда утыручыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов раслаган Коррупциягә каршы көрәшү милли планын гамәлгә ашыру чаралары белән таныштырды. Аннары мәнфәгатьләр бәхәсләрен җайга салу, 2013 елда муниципаль хезмәткәрләрнең эш урынында үзләрен тоту таләпләрен үтәү буенча комиссия эше турында коррупциягә каршы эш буенча башлык ярдәмчесе Анна Демидова хисап бирде. Район Советы, район башкарма комитеты, шәһәр һәм авыл җирлекләре 2014 елның беренче яртыеллыгында кабул иткән муниципаль хокук актларына хокукый экспертиза эшен бәяләп, район хисап палатасы җитәкчесе Валерий Сергеев чыгыш ясады. Комиссия эшенең кайбер якларына район прокуроры Марс Ибәтов аңлатма бирде.


Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе эшенә анализны 104нче янгын часте начальнигы В. Мишечкин, районның урман хуҗалыгы җитәкчесе Г. Хәбибуллин һәм башка җаваплы хезмәткәрләр ясады. Район башлыгы халыкны, авыл хуҗалыгы терлекләрен, шулай ук техниканы, матди кыйммәтләрне саклау чараларына әзерләнү һәм аларны үткәрү максатында гадәттән тыш комиссиягә эш итү буенча карар кабул итүне һәм аның аерым структураларына чын ярдәм күрсәтүне йөкләде.


Якшәмбе көнне террорга каршы комиссия утырышы соңгысы булды. Баштан аның эшчәнлеге турында башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев хисап бирде. Аннары яшьләрнең ял лагерьларында күрелә торган террорга каршы якланганлык чаралары һәм республика "Сәләт" слетына әзерләнү турында социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин сөйләде. Соңыннан Владимир Козонков әлеге эштәге мөһим юнәлешләрне билгеләде. Атап әйткәндә, чит ил гражданнарының законсыз яшәвен һәм законсыз хезмәт эшчәнлеге алып баруын кисәтү, ачыклау һәм аларга чик кую кирәклеген ассызыклап үтте. Район җәмәгать Советының миграция сәясәте, милләтара һәм конфиссияара мөнәсәбәтләрне гармониягә китерү буенча "түгәрәк өстәл"ләр үткәрүен практикага кертергә. Районның дин эшлеклеләренә вакыт-вакыт барлык мәхәлләләрдә гыйбадәтләр кылырга һәм мәхәллә кешеләре арасында аңлату эше алып барырга тәкъдим ителде.


Кабул ителгән барлык карарлар белән район сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев