Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Ярминкә янәдән популяр

Ярминкә - район үзәге тормышында традицион вакыйга. Бу көнне аның кешеләре кышлыкка авыл кешеләре үстергән продукцияне хәстәрләп калалар.

Ярминкәнең рәсми башлануы шимбә көнне сәгать 9га билгеләнсә дә, сәгать 8дә инде Чиркәү мәйданы гөрләп тора иде. Ашлык төягән ниндидер йөк машинасы үз урынына килеп басып, бортларын ачып җибәрүгә аның янында зур чират хасил булды. Килгән шәпкә халык бодай, солы, арпа, фураж сатып алды. Сәгать тә үтмәгәндер, КамАЗларның берсе бушап калды. Бу бәянең артык югары булмавы белән бәйләнгән. Мәсәлән, Константин Евдокимов форсаттан файдаланып, берничә капчык бодай сатып алды.

- Күп алмыйм, чөнки өемдә ашлыгым бар әле, ләкин 8 сум түгел, ә 7 сум булганга гына алырга карар иттем, - ди ул.

Яшелчәләрне дә бик тиз алып бетерделәр. Бәрәңге, мәсәлән, шунда ук сатылып бетте, һәм күпләр "икенче икмәк"не бер-ике капчык алырга өметләнеп, лотоктан лотокка әле тагын бик озак йөрделәр. Бер "Газель" кәбестә, суган һәм кишер алырга ике тапкыр килеп китте - аларга да сорау зур булды. Алексеевскилы Сергей үзенең җиңел автомобиленең тагылмасын кәбестә күчәннәре белән тутырды.

Ике-өч капчык алганмындыр, мөгаен, - ди ул. - Гадәттә нинди бәя булганлыгын белмим, ләкин килограммы 8 сумнан кыйммәт түгел, минемчә (уртача базар бәясе 8 сум - автор искәрмәсе), миннән кайнатам алып кайтырга булышуымны сорады. Ул кәбестәсен тозлаячак һәм безгә дә бирер, дип өметләнәм.

Биредә яшелчә-ләрдән кала дуңгыз балалары һәм бозаулар да саттылар. Ярминкәдә дуңгыз балалары сатып алган район үзәге кешесе Владимир Бухарин бу көнне сатып алуның уңайлылыгын билгеләп үтә.

Ярминкәдә ел саен дуңгыз балалары сатып алабыз, чөнки хуҗалыкка килеп, яздырырга, аннары икенче көнне килеп алырга кирәкми - нинди кирәген сайлап аласың да, акчасын түлисең, артык мәшәкатьләнәсе юк.

Иткә дә зур-зур чиратлар хасил булган иде. Ярты сәгатьләп чиратта торып 20шәр кг ит алган Миңнегөл Минакова белән Валентина Казилова шатлыкларын яшермиләр:

- Бик яхшы, тәмле ит. Көз һәм яз көннәрендә бер үк кешеләрдән килограммын 220 сумнан булса да алабыз, гәрчә башкалардан арзанракны да табып булса да.

Күңелле уеннар, концерт һәм, әлбәттә инде, коймак белән кайнар чәй әлеге бәйрәмнең үзгәрми торган атрибуты булды. Бәйрәмне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм укучылар яшелчәләрдән ясаган әйберләр күргәзмәсе тулыландырды. Яшь осталарның иҗатын мәгариф бүлеге вәкиле Равия Мортазина һәм бистә мэры Александр Харитонов бәяләде. 4нче башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, 2нче Алексеевск урта мәктәбе, 3нче "Әтәчкәй", 4нче "Каенкай", 1нче "Ромашка" балалар бакчалары җиңүчеләр дип танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев