Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Язылу дәвам итә

Икенче яртыеллыкка язылу 28 июньгә хәтле озайтылды.

Район газетасына язылып калыгыз. “Таң” газетасы – дөрес һәм актуаль мәгълүмат чыганагы. Район һәм республиканың мөһим, кызыклы вакыйгалары, якташларыбызның уңышлары турында сөйләү, реклама бирүчеләрдән файдалы тәкъдимнәр –  болар һәм күп кенә башкаларны сез «Заря» («Таң») район газетасы битләреннән таба алачаксыз. Хәзер “Заря”  һәм “Таң”га  редакциянең үзенә килеп тә ярты елга нибары 450 сумга язылырга була. Алексеевскилыларның күбесе аңа альтернатив язылуның өстенлеген бәяләргә өлгерде инде.
ТР дәүләт хезмәтләре порталында федераль, республика һәм район басмаларына язылу абунәсен рәсмиләштерергә һәм акча түләргә мөмкин.
Рәсмиләштерү процедурасы гади һәм уңайлы. Инструкцияне адымлап үтәп, файдаланучы мәгълүматларны (басманың исеме, китерү адресы, срогы һ.б.лар) тутыра һәм банк картасы белән язылган өчен акча түли. Мәгълүматларны эшкәртүнең раслануы сыйфатында мөштәри хәбәр итү кәгазе ала, өзеклек булган очракта кулланучы белән элемтәгә портал белгечләре чыга.
Сервисның төп өстенлеге  шунда, аз гына тырышлык куеп, көннең теләсә кайсы вакытында һәм өйдән чыкмыйча гына теләсә нинди вакытлы басмага язылырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез: «Заря» һәм «Таң» газеталарының язылу индексы – 16146.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев