Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

«Әйбәт Европа дәрәҗәсендә» –

Алексеевск юл төзүчеләренең эш сыйфатын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай бәяләде. Ул узган җомгада Әлки районына чираттагы сәяхәтен тәмамлаганда быел каты асфальт түшәмәле яңа юл ясалган Карамалы авылында да булды. Президент төзүчеләребезне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм үзенең сүзләрен "Алексеевскдорстрой" ААҖ исе-менә җибәрелгән Рәхмәт хаты белән ныгытты. Ә шимбә көнне...

Алексеевск юл төзүчеләренең эш сыйфатын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай бәяләде.

Ул узган җомгада Әлки районына чираттагы сәяхәтен тәмамлаганда быел каты асфальт түшәмәле яңа юл ясалган Карамалы авылында да булды. Президент төзүчеләребезне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм үзенең сүзләрен "Алексеевскдорстрой" ААҖ исе-менә җибәрелгән Рәхмәт хаты белән ныгытты.
Ә шимбә көнне юл төзүчеләр район мәдәният йортына Юл төзү хез-мәткәрләренә багышланган ел саен үткәрелә торган традицион тантаналы чарага җыелдылар.
Аны үзенең чыгышы белән "Алексеевскдорстрой" ААҖның генераль директоры Фоат Вәлиев ачты. Хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап, ул узган ел дәвамында төзүчеләр үтәгән һәм үтәүләрен дәвам итүче бурычларны кыскача гына санап чыкты. Докладта менә мондый саннар һәм фактлар яңгырады: "Юл төзү эшләре 70тән артык объектта алып барылды. 150 км юл ремонтланды һәм төзелде. Берничә төзү бүлекчәсе даими төстә "Волга", "Казан-Оренбург" М-7 федераль юлы участокларында һәм башкаланың үзендә эшләде. Алексеевск, Әлки, Спас, Нурлат, Балык Бистәсе, Чистай һәм Аксубай районнарындагы территориаль юлларны төзү һәм реконструкцияләү буенча зур күләмле эш башкарылды.
Кыш җитеп килү сәбәпле юл сезонының тәмамлануы юл төзү-челәрнең эшчәнлеге туктап калу дигәнне аңлатмый: аларга 1000 километрдан артык юл һәм Кама елгасы аша күпер кичүе беркетелгән. Кышкы чорга иң мөһим бурыч-теләсә нинди һава торышында ышанып тапшырылган участокларда автотранспортның өзлексез һәм куркынычсыз хәрәкәтен тәэмин итү. Без моны да башкарып чыга алачакбыз".
Фоат Вәли улы үзләре белән иңне-иңгә куеп эшләүче, бер үк мәсьәләләрне хәл итүче төрдәш предприятиеләр-"Мостовик"ЧҖҖ һәм "Стройдорсервис" ЧҖҖның эшчәнлек нәтиҗәләрен дә уңай яктан билгеләп үтте.
Шуннан соң традиция буенча иң лаеклы хезмәткәрләрне төрле номинацияләрдә бүләкләү булды."ТРның атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исемгә "Стройдорсервис" ЧҖҖ директоры Илгиз Зайдаров лаек булды. РФ транспорт министрының рәхмәтен автогрейдер машинисты Владимир Бочкарев алды. Министрлар Кабинетының рәхмәте участок начальнигы Владимир Ястребовка тапшырылды. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарына авто юл салучы Владимир Боровков, прораб Фәрит Зайдаров, экскаватор машинисты Петр Хлопов лаек булды. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы рәхмәтен участок начальнигы Фәнис Кәбиров һәм бульдозер машинисты Сәгыйт Сибаев алды. Үзләреннән зур өлеш керткән, югары күрсәткечләргә ирешкән компаниягә тугрылыклы булуларын күрсәткән үз эшләренең осталары һәм күп кенә башкалар-130дан артык кеше билгеләп үтелде.

Котлаулар һәм рәхмәт сүзләре белән "Главтатдортранс" дәүләт казна идарәсе директоры Юрий Кузьмин, шулай ук безнең юл төзүчеләребез эшли торган районнар җитәкчеләре чыгыш ясады. Бүләкләүләр һәм котлаулар Казан һәм Самарадан килгән артистлар башкаруында концерт номерлары белән үрелеп барды.
"Мондый чаралар кирәк,-дип саныйлар эшчеләр дә, инженер-техник хезмәткәрләр дә.-Алар үзеңнең чыннан да тулаем планның үтәлешен генә түгел, ә бәлки бу планны уңышлы үтәүче кешеләрнең дә кадерен белә торган зур, мәртәбәле компаниягә кирәклегеңне аңлау мөмкинлеге бирәләр!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев