Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Ымсындыргычлары – татлы, җимешләре – ачы

Узган атнада балигь булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды, анда 2013 елга йомгак ясалды һәм бу елга планнар билгеләнде.

Утырышка комиссия әгъзаларыннан тыш, районның барлык мәктәпләре вәкилләре, аграр колледж җитәкчелеге, җирлек башлыклары һәм җәмәгать тәрбиячеләре чакырылды. Төп эш көне тәртибе балигь булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмауга кагылды. Мәсәлән, прокурор урынбасары Ринат Байморатов, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, яшүсмерләрнең үзләрен җинаятьчеләрчә тотуларын иртә этапта ук бетерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
- Ни кызганыч, бездә җинаятьчелекнең үсеш тенденциясе күзәтелә, - диде ул. - Статистика шундый, хәзер гомуми җинаятьләр санының 10 процентка якынын балигь булмаганнар кыла. Әгәр кеше яшь чагында закон чиген үтеп чыга икән, аннары инде ул, практика күрсәткәнчә, рецидивист булып китә. Шуңа күрә профилактик әңгәмәләргә игътибар итү бик мөһим. Укытучылар бу бөртекнең ничек шытып чыгуын күрә алалар - бала тәмәке тарта, дәресләр калдыра, укуга салкын карый башлый. Андый балаларга җитди игътибар кирәк. Шулай ук исәптә торучы балалар белән активрак эшләү зарур. Ялгыш юлга баскан кешене кирәкмәгән эш-гамәлләрдән җәмәгать тәрбиячесе дә саклап кала ала. Остаз үз опекасындагы кешегә бөтен күңелен биреп караса, уңай үзгәрешләр дә була. Ләкин, ни кызганыч, алар арасында әлеге эшкә ярты-йорты караучылар да бар.
Җинаятьчелек дәрәҗәсе турында киңәшмәдә катнашучыларга балигь булмаганнар эшләре буенча бүлекнең өлкән инспекторы Владимир Иванов сөйләде. Үзенең чыгышында ул, узган ел корал, наркотиклар, урлаулар һәм талаулар белән бәйләнгән җинаятьләр ачылды, дип хәбәр итте.
Аграр колледж студентлары белән ачу китергеч хәл булды. Өч егет сыра эчеп утырганда аларның берсе узып баручының сумкасын тартып алган... Балигь булмаганнарга алкоголь сату - бу да уртак проблемабыз. Күпләр яшүсмерләргә сыра сатуларын күреп торалар, ләкин беркем дә чара күрми. Шуннан сугышулар, кеше кыйнау, телефон урлау, җенси характердагы эшләр һәм күп кенә башкалар килеп чыга. Узган ел балаларның төнлә ата-аналарыннан башка урамда йөрүләре иң киң таралган хокук бозу булды. ФОРПОСТ белән бергәләп үткәрелгән рейдларда без 100дән артык беркетмә төзедек. Белем бирү учреждениеләре, җәмәгать оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек иткәндә генә без хәлне төзәтә алачакбыз. Әгәр һәр мәктәптә профилактика советы тулы куәтенә эшләсә, хокук бозулар саны азаер иде.
Мәгариф бүлеге начальнигы Рөстәм Кәбиров үзенең чыгышында мәктәп директорларын өстәмә белем бирүгә: балалар иҗаты үзәгенә, спорт мәктәбенә, мәктәп түгәрәкләренә яшүсмерләрне активрак тартырга чакырды.
Ромодан, Биләр, Лебедино, Юеш Көрнәле, Родники мәктәпләре һәм аграр колледж вәкилләре үз учреждениеләрендә авыр балалар белән эшләү алымнары турында сөйләделәр. Балигь булмаганнар эшләре комиссиясендә һәм балигь булмаганнар эшләре бүлекчәсендә исәптә торучылар белән җәмәгать тәрбиячесе Николай Турнин да үз тәҗрибәсен уртаклашты.
Шул ук утырышта тагын алты остаз үсмерләргә беркетелде һәм опекага алынган балалар янына белем бирү учреждениесенә дә, өйләренә дә барып йөрергә хокук бирүче документлар алды.
Аграр колледж директоры Валерий Фадеев җинаятьчелекнең белем бирү программасындагы үзгәрешләр белән бәйле кабынып китү ихтималы бар, дип фаразлады:
- Быел студентларыбызның бер өлеше укуын февральдә тәмамлый, шул уңайдан аларның хезмәткә урнашу белән проблемалары килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә безнең барыбызга да колледжыбызны тәмамлаучылар белән бәйләнгән тискәре күренешләргә әзер торырга кирәк.
Белешмә
2013 елда балигь булмаганнар эшләре комиссиясе 56 утырыш үткәрде, аларда 200гә якын эш каралды. Шуларның 125е ата-аналарның балигь булмаган балаларын карау, тәрбияләү, укыту буенча вазыйфаларын тиешенчә үтәмәүләре буенча. Балигь булмаганнарны исерткеч эчемлек яки миңгерәткеч матдәләр куллануга тарту буенча 8 материал каралды. 21 кеше комиссиядә исәптә тора. 9 гаилә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде, шул сәбәпле 11 бала ятим калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев