Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Йомгак ясалды

Сишәмбе көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең конференциясе булды, анда парламент сайлауларына йомгак ясалды һәм җирле бүлекчәнең сәяси советы яңартылды.

Район Советы залында башлангыч бүлекчә делегатлары партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Владимир Козонковны тыңладылар. Аның сүзләренә караганда, быел сайлаулар катлаулы узган, чөнки "Бердәм Россия"нең көндәшләрен 60тан артык сәяси партия тәшкил иткән.


- Бу шартларда үз тавышын безнең депутатлар өчен биргән халыкның ярдәме кыйммәтле, - диде Владимир Константинович.


Ромодан башлангыч бүлекчәсе эшчәнлеге турында Владимир Репин хисап бирде.


Алексеевскилылар алдында партия эшен ничек күрүе турындагы фикерләре белән социаль сәясәт буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты Рәисе урынбасары Татьяна Воропаева уртаклашты.


Конференция барышында җирле бүлекчәнең сәяси советы составында үзгәрешләр булып узды. Мәсәлән, Алик Җиһаншин урынына советка Рашат Зарипов сайланды. Шулай ук партиянең 4 яңа әгъзасы партия билетлары алды, ә төбәк бүлекчәләренең Мактау грамоталары белән Лебедино һәм Сахаровка башлангыч бүлекчәләре секретарьлары Юрий Тюкарев белән Людмила Шаброва бүләкләнде.


Татарстан Президенты исеменнән Владимир Козонков Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка "Ел хәйриячесе-2014" бүләген тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев