Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Йомгак ясалды, бурычлар билгеләнде

Күптән түгел Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегендә киңәшмә булып узды, анда бүлекчәнең 2011 елгы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды. Киңәшмә эшендә район башлыгы В.Козонков, Федераль Куркынычсызлык Хезмәте җитәкчесе А.Моратов, прокурор Ф.Дәүләтшина, суд рәисе А.Нурмөхәммәтов, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан куратор полиция полковнигы А.Нигъмәтҗанов һәм бүлекнең эшләүчеләр составы катнашты....

Күптән түгел Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегендә киңәшмә булып узды, анда бүлекчәнең 2011 елгы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Киңәшмә эшендә район башлыгы В.Козонков, Федераль Куркынычсызлык Хезмәте җитәкчесе А.Моратов, прокурор Ф.Дәүләтшина, суд рәисе А.Нурмөхәммәтов, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан куратор полиция полковнигы А.Нигъмәтҗанов һәм бүлекнең эшләүчеләр составы катнашты.

Коллективның ел азагына нинди күрсәткечләр белән килүе турында полиция начальнигы урынбасары подполковник В.Турушкинның йомгаклау докладында яңгырады. Анда полиция бүлекчәләре эшчәнлегенең уңай яклары гына билгеләп үтелмәде. Кайбер хезмәткәрләр канәгатьләнмәслек нәтиҗәләре өчен җитди тәнкыйтьләнде. Алардан эшкә карашларын үзгәртү таләп ителде, аларга конкрет күрсәтмәләр бирелде.

Ышанып тапшырылган бүлекчәләр хезмәте турында шулай ук бүлек начальнигы урынбасарлары-юстициянең тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе В.Мигушин, эчке хезмәт майоры В.Банницын хисап тотты. Соңыннан алар коллектив алдына куелган чираттагы бурычларны атап үттеләр.

Муниципалитет башлыгы Владимир Козонков, үз чиратында, полиция хезмәткәрләренә эшкә намуслы караулары өчен рәхмәт әйтте һәм, алар яңа елда да үз вазыйфаларын уңышлы башкарачаклар, дигән ышаныч белдерде. Бүгенге көнгә иң актуаль бурычларныңберсе-терроризмга һәм экстремизмга каршы эш, дип басым ясап әйтте үзенең чыгышында Айрат Моратов. ТР буенча Федераль Куркынычсызлык Хезмәте җитәкчесе дә бүлекнең эшләүчеләр составына булып узган "Казан-антитеррор" өйрәнүләрендә актив катнашканнары өчен рәхмәт әйтте һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль Куркынычсызлык Хезмәте Идарәсе җитәкчелеге исеменнән полиция полковнигы Александр Солдатовка Рәхмәт хаты тапшырды. Бүлек начальнигы, йомгак ясап, алда торучы бурычларны билгеләде һәм киңәшмәдә катнашучыларны, аларның барысы да үтәләчәк, дип ышандырды.

В.ЛЕУШИН, полиция начальнигы урынбасары, майор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев