Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Җәза катылана

ЮХИДИның Алексеевск бүлеге начальнигы Илфат Җаббаров сүзләре буенча машина йөртүчеләргә штрафларны вакытында түләргә кирәк. Түләү срогы - 70 көн.

Әгәр штраф бу вакыт эчендә түләнмәсә, кагыйдә бозучыга түбәндәге җәза бирү чаралары яный: 15 тәүлеккә кадәр кулга алу, икеләтә күләмдә штраф яки мәҗбүри эшләр.

Законда шулай ук машина йөртүчеләр өчен яклау да бар: карар чыгарган көннән алып 20 көн эчендә түләсәң, штраф суммасы ике тапкыр кими. Бик тиздән штрафлар турындагы белдерү кәгазе килүдән туктаячак, ә бозучыларга электрон рәвештә җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев