ЗАГС мәгълүматлары
"Муниципаль белдермә"

ЗАГС мәгълүматлары

Декабрьдә районның 200 нче гражданы туу көтелә, быел барлыгы 199 бала туу теркәлгән.

ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча ноябрьдә 13 сабый: 7 малай һәм 6 кыз дөньяга килгән. Алты гаиләдә беренче бала, биш гаиләдә -икенче, ике гаиләдә - өченче. дүртенче һәм аннан да күбрәк бала бер гаиләдә туган.

Ата-аналар балаларына Маргарита, Виктория, София, Камилә, Виталина, Арина, Егор, Матвей, Арсений, Сөләйман, Данил, Константин, Александр дип исем бирделәр.


Ноябрьдә районда 6 пар гаилә корды, 6 пар үзләренең мөнәсәбәтләрен өзде.


Шул чор эчендә 30 кеше бу дөнья белән хушлашты, 14 ир-ат һәм 16 хатын-кыз, шул исәптән эшкә яраклы 7 ир-егет һәм 4 хатын-кыз.


Нет комментариев