Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Үзидарә – һөнәрмәндләр эше

Муниципаль район башлыгы һәм Совет рәисе Владимир Козонков хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре - Җирле үзидарә көне белән котлады:

«Җирле үзидарә көне - бөтен гражданнар җәмгыяте өчен мөһим көн, чөнки җирле үзидарә - кешеләргә иң якын хакимият ул. Сез сайлаучылардан идарә итүгә ышаныч алгансыз. Бу - сезнең төп сәяси стимулыгыз һәм төп капиталыгыз. Кешелекле, намуслы мөнәсәбәтләр, шәхси очрашулар - бу кешеләргә иң туры юл. Якташларыбыз яхшы киләчәккә өмет-хыялларын нәкъ менә үзләренең җирле властьлары белән бәйлиләр. Җирле үзи-дарәнең имиджы эш көннәрендә барлыкка килә. Торак пунктларны, өйләрне, кибетләрне төзекләндерү, кешеләргә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, тотрыклылык - җирле үзидарә хезмәткәрләренең боларның барысында да хезмәте бар. Ләкин җирле үзидарә башлыкларының, төрле дәрәҗәдәге депутат-ларның, барлык җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең беркемгә күренеп тормаган, ләкин кирәкле эше халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Шуңа күрә үзидарә структураларында эшләүче, үзидарә структурасы өчен эшләүче, үзидарә структуралары өчен җаны әрнүче бөтен кешегә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, үз сүзеңдә нык торучанлык, акыллы, актив, эшкә тугрылыклы ярдәмчеләр, яңа идеяләр һәм аларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр һәм гаиләләренә муллык насыйп булсын. Профессионализмыгыз һәм тәҗрибәгез районыбызның үсүенә һәм чәчәк атуына булышсын.»

САННАР ҺӘМ ФАКТЛАР

АЛЕКСЕЕВСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНДА:
20 җирлек, шулардан: 1 - шәһәр җирлеге
19 - авыл җирлеге
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕ БАШЛЫКЛАРЫ СОСТАВЫ: ир-атлар - 13, хатын-кызлар - 7
Җирлек башлыгы вазыйфасында
ИҢ ЗУР ЭШ ТӘҖРИБӘСЕНӘ ИЯЛӘР:
Деляева Л.П. - Войкино авыл
җирлеге башлыгы - 28 ел
Иванова Т.Ф. - Зур Полянка авыл
җирлеге башлыгы - 27 ел
Макарова Т.Н. - Кыркүл авыл
җирлеге башлыгы - 26 ел
Җирлек башлыгы вазыйфасында
ИҢ АЗ ЭШ ТӘҖРИБӘСЕНӘ ИЯЛӘР:
Шаброва Л.В. - Сахаровка авыл
җирлеге башлыгы - 8 ай
ИҢ ЯШЬ ҖИРЛЕК БАШЛЫГЫ
Зверев М.Б. - Лебяжье авыл җирлеге
башлыгы - 29 яшь
ИҢ КҮП ХАЛЫК ЯШӘГӘН АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕ
Биләр авыл җирлеге - 2690 кеше
Бутлеровка авыл җирлеге - 1041 кеше
Зур Полянка авыл җирлеге - 949 кеше
Майна авыл җирлеге - 932 кеше
Урта Тигәнәле авыл җирлеге - 905 кеше
2013 елның 1 кварталында иң күп туган балалар саны
Майна авыл җирлегендә - 8 сабый.
Иң күп гаилә фермалары
Зур Тигәнәле авыл җирлегендә - 4.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев