Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Зур район педсоветы

Укытучыларның август конференциясенең пленар утырышына аны оештыручылар гадәттәгечә аерым бер бәйрәм рухы өстәргә тырышалар. Район мәдәният йортына керә торган җирдән тезелеп киткән күп санлы күргәзмәләр, кунаклар өчен ипи-тоз һәм хәтта керү ишеге төбендә гармунчылар коллективы чыгышы шул хакта сөйли. Моның, әлбәттә, мәгънәсе бар: бу-киеренке эш көннәре алдыннан педагогларның беренче зур...

Укытучыларның август конференциясенең пленар утырышына аны оештыручылар гадәттәгечә аерым бер бәйрәм рухы өстәргә тырышалар. Район мәдәният йортына керә торган җирдән тезелеп киткән күп санлы күргәзмәләр, кунаклар өчен ипи-тоз һәм хәтта керү ишеге төбендә гармунчылар коллективы чыгышы шул хакта сөйли.

Моның, әлбәттә, мәгънәсе бар: бу-киеренке эш көннәре алдыннан педагогларның беренче зур очрашуы. Анда янәдән дә һөнәр буенча иң яхшыларга бүләкләр һәм грантлар тапшырыла, ветераннар хөрмәтләнә, яшь укытучыларга хәер-фатиха бирелә.
Әлбәттә, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Альбина Симашеваның "Мәгарифне модер-низацияләү шартларында уңышлы шәхес формалаштыру" дигән темага доклады, мәктәп педагогларының фикер алышулардагы чыгышлары бер елда эшләнгән эш турында хисаплардан тыш проблемаларны билгеләүне һәм үз эшләнмәләре нигезендә аларны хәл итү юлларын үз эченә алды.
Кунагыбыз-Федераль университеттан чакырылган кабул итү комиссиясе рәисе Сергей Ионенко һәрвакыттагыча билгеле бер фикергә этәрүче кызыклы статистика алып килгән иде. Әгәр Алексеевск абитуриентларының уртача баллы (68,7, КФУ буенча-73,42) ярыйсы гына күренсә, алтынчы сыйныф укучыларының инглиз теле буенча-45нче, география буенча-44нче һәм информатика буенча 10нчы урыны-бөтенләй башка төрле нәтиҗәләр (университет даими төстә интернет чаралары белән булачак студентларга тест үткәрә).
Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков үзенең чыгышын район мәгариф системасының эш нәтиҗәлелеген анализлауга багышлады. Объектив кыенлыкларны (финанслауның җитәрлек булмавы, кадрларда яшь киеренкелеге) билгеләп үтеп, ул төзәтүгә үз көчләреңне кую да җиткән кайбер позицияләрне санап китте. Мәсәлән, өстәмә белем бирү өлкәсе яхшы үскән булса да, бездә техник юнәлешле берләшмәләр бөтенләй дә юк, шулай булгач, авыл хуҗалыгы, производство берләшмәләре кайдан килсен? Бистә мәктәпләре хезмәт тәрбиясе бирү белән шөгыльләнмиләр диярлек, гәрчә районда әйбәт мисаллар булса да; авыл хуҗалыгы се-кторы һөнәренә элеккечә үк йомшак юнәлеш тотыла. Төзелештә дә, производство инженериясендә дә кадрлар кытлыгы билгеләп үтелә. Яки шундый мәгълүматлар: хәзерге 240 тугызынчы сыйныф укучысының 111е 10нчы сыйныфта укуын дәвам иттерергә җөрьәт итмәде. Нәрсә бу-тизрәк эшче һөнәре алырга теләүме, әллә үз көчләреңә ышанмаумы, БДИны бирә алмыйча мәктәп белеме турында бернинди документсыз калудан куркумы? Башлык бүгенге көнгә әлеге "департамент" өчен якындагы бурычлар исемлегенең шактый киң булуы турында сөйләүче башка мисаллар да китерде.
Педсовет педагогия хезмәте алдынгыларына район башлыгы грантларын, республика һәм Россия дәрәҗәсендәге бүләкләрне тапшыру белән тәмамланды. Шул ук тантаналы өлештә Владимир Козонковтан кала ТР Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногъманова һәм район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Альбина Симашева да катнашты.
Конференциянең эш йомгаклары буенча тиешле резолюция кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев